Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән юлларында да тәртипсез йөртүчеләр очрый

Юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәтләр гомер-гомергә халыкның авырткан проблемасы булып кала. Аннан соң юлларда тәртипсез йөрүчеләр, руль артына исерек килеш утыручылар да күп. Мондыйларга карата җәзаны кырыслатырга уйлыйлар. Газета укучыларыбыз моңа ничек карый, аларның фикерләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта. Марат Әгълүков: -Әйе, юлда тәртипсез машина йөртүчеләр еш очрый, аеруча яшьләр кагыйдәләрне...

Юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәтләр гомер-гомергә халыкның авырткан проблемасы булып кала. Аннан соң юлларда тәртипсез йөрүчеләр, руль артына исерек килеш утыручылар да күп. Мондыйларга карата җәзаны кырыслатырга уйлыйлар. Газета укучыларыбыз моңа ничек карый, аларның фикерләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта.

Марат Әгълүков: -Әйе, юлда тәртипсез машина йөртүчеләр еш очрый, аеруча яшьләр кагыйдәләрне санга сукмыйлар. Әле күптән түгел генә бер низагның шаһиты булдым. Юл киселешендә бер егет өлкән яшьтәге абзыйга җикеренеп кычкыра, төп юлдан килүче абзыйны гаепли. Хаксызлыкны күргәч мин дә болар янына килдем һәм егеткә юл билгесен күрсәттем. Алай да гаебен танырга теләмәде ул. Андыйлар акыл өйрәтергә дә оста. "Юлда бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк", дип тә әйтәләр. "Текәләр" гаебе белән юл һәлакәтләре еш килеп чыга. Законны кырыслатсыннар һәм ул бөтенесе өчен бер төсле булсын, ЮХИДИ хезмәткәрләре таныш-белешкә "күз йоммасын".
Сәгыйть Галимов: -Җәзаны йомшак дип әйтә алмыйм. Штрафлар саллы. Тик кайберәүләр курыкмый, кабат-кабат ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгеп торалар. Юл йөрү кагыйдәләрен күбрәк "текә" яшьләр боза. Олы яшьтәге абзыйлар да юлларда тоткарлыклар тудыра, аларның сизгерлекләре юк, шуңа трассада да тизлекне 40-50дән арттырмыйлар. Юл билгеләренә дә карап тормыйлар, баралар да баралар. Юлларның торышы да бик начар, кардан да чистартмыйлар. Аннан соң, кайберәүләр йортларындагы карны юлга чыгарып түгә. Бу да юл һәлакәтләре китереп чыгарырга мөмкин.
Наталья Волосатова: -Юлларда "лихачлар" күп, үзем рульдә йөрмәсәм дә, кагыйдә бозып йөрүчеләр очрый. Штрафларны арттырсалар, бәлки андыйлар тәртиплерәк йөрер иде.
Дания Нуретдинова: -Инде 6 ел үзем руль артында, Аллага шөкер, штрафлар түләгәнем юк. Мин озын юлларга чыкмыйм, Чирмешән белән ике арада гына йөрим. "Вак-төяк" булса да, кагыйдә бозучылар очрап тора. Андыйларга карата законнарны кырыслатсыннар. Гадәттә, "кесәсе калыннар" кагыйдә боза, штрафлар суммасы алар да сизәрлек булса, бәлки саграк йөрерләр иде.
Юрий Зубов: -Законнар болай да кырыс ул, тик аны гаепле кешегә карата куллансыннар иде. ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә кушалар, тик кайбер очракта хәбәр итүче гаепле булып калырга да мөмкин. Машина йөртүчеләрне дуска, туганга бүлмәсеннәр иде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны аерып булмый. Хатын-кызлар, ир-атлар арасында да тәртипсезләр очрап тора.
Эльвира Җиһаншина: -Үзем рульдә йөрмәсәм дә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күреп торам. Законнарны кырыслатсыннар, исерекләр, "текәләр" аркасында бер гаепсез кешеләр, балалар зыян күрә бит. Кагыйдәләрне үтәп йөрсеннәр, йөртүчеләр бер-берсенә хөрмәтле булсыннар иде. Хатын-кызлар игътибарлырак та йөриләрдер әле, дип уйлыйм. Руль артында телефоннан сөйләшеп йөрүчеләр өчен дә закон эшләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ йөртүчеләр