Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр 2016 елны ничек истә калдырганнар?

Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз. Атлас Батдалов (Чу­мачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып...

Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз.

Атлас Батдалов (Чу­мачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып тора.
Тормышыбыз, күз генә тимәсен, яхшы, 62 яшьтә булсам да, нефтьчеләрдә электрчы булып эшләп йөрим. Эшләтәләр, акчасын түлиләр. Юл бар, газ сүнми. Авыл тирәсендә нефтьчеләр бик каты казый башлагач кына, экология өчен бераз эче­без пошып тора-торуын.
Ольга Прокопьева (Чир­мешән): -Район үзәгенең Төньяк микрорайонында, Һади Такташ урамында, ниһаять, безнең яңа өебез өлгерде. Монда газ җибәрүләре - икеләтә сөенеч. Йортыбыз тирәсенә юл гына килеп җитмәде, анысын ясарлар дип өметләнәбез. Яңа өйгә күченергә йөрибез.
Җәен гаилә, туганнар белән Соль-Илецк күлен карап кайттык. Машина белән барып, дүрт көн булдык. Аннан кайткач, файдасы бар икән, әнинең аяклары авыртмый башлады. Шуның өчен дә шатланабыз.
Сергей Макаров (Әк­кәрәй): - Быел 45 яшьлек юбилеемны үткәрдем. Өйгә кырыктан артык кунак - туганнарны, дус­ларны җыйдык. Чирмешәннән тамада килде. Тик күңел яшь әле. Өч улым бар - зурысы Чаллыда, икесе авылда укып йөриләр. Быел машина өчен подваллы гараж төзеп бетердем.
Хезмәттәшләрем бе­лән капиталь ре­монт­ланган мәдәният йорты бинасында эш­ләве күңелле булды. Җылы, матур, ир­кен клубыбыз, монда пәрдәләрдән алып, му­зыка җиһазлары­на ка­дәр, барысы да өр-яңа. Халык та, элеккеге белән чагыштырганда, күбрәк йөреде безгә.
Хәкимә Бадаева (Әмир): -Ел ничек узды дип, эшләп узды. Кызыбыз белән киявебез авылда йорт өлгертә, аларга булыштык. Дәү­ләттән "миллион" бирер­гә тиешләр иде дә, юк әле, менә көтәбез. Үзебезнең сыер абзарын ремонтлаттык, эчләдек, матурладык. Моңа хө­күмәт 200 мең сум акчалата булышты. Сыерларыбызны алты башка җиткердек, Кировтан ике яңа сыер алдык. Барыбыз да исән-сау, эшләп, яшәп торабыз шулай.
Владимир Мануйлов (Түбән Кармалка): -Дүрт ай элек улымның улы - оныгым туды, аңа Арсений дип исем куштылар. Инде өчләтә бабай булдым. Безнең гаилә өчен бик истәлекле вакыйга бу. Анда-монда бармадык. Умарталардан күп итеп бал алдык. Җәен балалар белән шашлык кыздырып ашадык, ял иттек. Барыбыз да исән-сау.
Мин Иске Элмәле мәктәбендә директор булып эшлим. Ел ахырында Казаннан, министрлыктан район мәктәпләрен бик ныклап тикшереп киттеләр. Безнең коллектив начар бәя алмады. 2017 елда мәктәп бинасына капиталь ремонт вәгъдә итәләр. Анысы киләсе елның истәлек­ле вакыйгасына кереп калыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел