Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән урамнарында юллар киңәя

1 гынвардан Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларның урамнарын кардан чистарту "Татнефтедор"ның район юллар идарәсенә йөкләнде. Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларындагы урамнарның тулаем озынлыгы шактый, 62 километр тәшкил итә. -Урамнарга әлеге оешмадан һәр көнне алты берәмлек техника чыга, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева....

1 гынвардан Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларның урамнарын кардан чистарту "Татнефтедор"ның район юллар идарәсенә йөкләнде.

Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларындагы урамнарның тулаем озынлыгы шактый, 62 километр тәшкил итә.
-Урамнарга әлеге оешмадан һәр көнне алты берәмлек техника чыга, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Яңа елның беренче көннәрендә кар күп яуса да, алар урамнарны тәртиптә тотты. Үткән елларда да бу идарә, тендр отып, Чирмешән юлларын кардан вакытында чистартып торды. Без үзебезнең юлчыларга ышанабыз.
Чирмешән урамнарындагы тротуарлар да киңәйде. Беренче квартал өчен бу эшкә контрактны шәхси эшмәкәр "Мөхәммәтшина" откан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы урамнар чистарту

2
X