Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә республика программалары быел да гамәлдә

Яңа 2017нче елда районда төрле программалар буенча 500 миллион сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер - акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше һәм аларга капиталь ремонт үткәрү керә. -Ел дәвамында районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк, барлык программалар...

Яңа 2017нче елда районда төрле программалар буенча 500 миллион сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла.

Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер - акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше һәм аларга капиталь ремонт үткәрү керә.
-Ел дәвамында районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк, барлык программалар буенча да финанслау күләме билгеле дияргә була, кайбер эшләр узган елны ук башланды, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев. - Быел Югары Кармалкада күпфункцияле үзәк төзи башлыйбыз, 50 урынга исәпләнгән клуб та шунда була. Бу эшкә 6 миллион 300 мең сум акча тотылачак. Иске Элмәле авылында модульле фельдшер - акушерлык пункты төзелә, бу максатка 2 миллион 800 мең сум акча каралган. Лашманда, республика программасы кысаларында, авыл җирлеге Советы өчен административ бина төзү күздә тотыла. Әккәрәйдә универсаль спорт мәйданчыгы пәйда булыр, аның төзелешенә 3 миллион сум акча тотылачак. Район үзәгендә "Ятим балаларга - торак" программасы нигезендә алты аерым йорт төзеләчәк.
Болардан тыш, районда ремонтка да байтак акча каралган. Әйтик, Кармыш балалар бакчасы агымдагы елда яңа төс алачак. Монда 10 миллион 300 мең сумга капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Андреевка клубы, Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясе, ветеринария берләшмәсенең һәм авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең административ биналары да капиталь ремонт программасына кергән.
Районда төзелеш һәм ремонт эшләрен алып баруга нефтьчеләр дә шактый зур өлеш кертәләр. Әйтик, алар күчергән акчага бүген Әмир һәм Югары Чегодай авылларындагы, район үзәгендәге мәдәният йортларында ремонт бара, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Әккәрәй мәктәпләре биналарының һәм Әккәрәй балалар бакчасының стеналарын җылытып, сайдинг белән тышлыйлар. Быел "Татнефть" берләшмәсенең финанс ярдәме белән Кара Чишмә һәм Яңа Элмәле авылларында мәдәният йортларын, Ульяновка, Иске Элмәле, Кармыш мәктәпләрен ремонтларга ниятлиләр.
Район үзәгендә Совет урамындагы 3нче һәм Татарстан урамындагы 1нче йортларны капиталь ремонт планына керткәннәр.
Халыкны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә дә быел эш дәвам итәчәк. Узган елны Кече Чегодай авылына кадәр су торбалары килде, быел монда суүткәргеч авыл урамнарына тартылачак. Су проблемасы Күтәмә авылында да хәл ителәчәк, биредә су челтәрләрен яңартуга 10 миллион сумнан артык акча күчерелергә тиеш. Район үзәгендә дә бу өлкәдә билгеле күләмдә эш башкарырга план бар. 2014нче елдан бирле авыллардагы урам яктырткычларын яңарту, үзгәртеп кору буенча программасы эшли, ул быел да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Казанка Элмәле Кармалка

2
X