Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Кадида бер бала да тумаган

2016нчы елда районда иң күп бала Чирмешән авыл җирлегендә туган, монда 64 малай һәм кыз теркәлгән. (архив фотосы). Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы ун ел эчендә, 2006нчы елдан алып 2016нчы елга кадәр, иң аз - 156 сабый былтыр туган. 2008дә районда 242 бала дөньяга килгән булган. Районның барлык...

2016нчы елда районда иң күп бала Чирмешән авыл җирлегендә туган, монда 64 малай һәм кыз теркәлгән.


(архив фотосы).

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы ун ел эчендә, 2006нчы елдан алып 2016нчы елга кадәр, иң аз - 156 сабый былтыр туган. 2008дә районда 242 бала дөньяга килгән булган. Районның барлык авылларында да үлем очрагы туучыларга караганда күбрәк.

Ивашкино авыл җирлегендә 18 сабый якты дөньяга авыз салган: Ивашкинода - 7, Әккәрәйдә - 11. Туучылар арасында 5 бала гаиләдә беренче, калганнары икенче, өченче һәм дүртенче булып туганнар.

Яңа Элмәле авыл җирлегендә узган елны 12 йортта бәби чәе уздырганнар. Монда узган елны кызлар күбрәк туган икән, 12 баланың 8се - гүзәл затлар. Яңа Элмәледә яшәүче Надежда Андреева октябрь аенда игезәк сабыйларны дөньяга китергән. София һәм Руслан - Надежданың беренче балалары. Сүз уңаеннан, бу авыл җирлегендә узган елны туучылар арасында өч кыз София исемен йөртә.

Иске Үтәмеш авыл җирлегендә дүрт авыл урнашкан. Былтыр Иске Сережкинода һәм Урманасты Үтәмештә туучылар булмаган. Иске Үтәмештә алты гаиләдә сабыйлар дөньяга килгән, дөрес, аларның кайберәүләре авылда теркәлгән, Чирмешәндә яшиләр. Югары Чегодайда да узган елны бу яктан уңышлы дип була, монда биш гаиләгә бәби алып кайтканнар. Әйтик, Гөлнара һәм Илдус Мөхәммәтшиннар дүртенче сабыйларына Мәрьям исеме кушканнар.

Лашман авыл җирлегендә яшәүчеләр гаиләләрендә 11 бала дөньяга килгән. Күтәмә (7 бала), Ульяновка (6), Иске Кади (6) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә бу өлкәдә елны чагыштырмача яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаганнар. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 5, Туймәттә - 4, Югары Кәминкәдә 3 балага исем куштырганнар. Бәркәтә, Шешминка, Түбән Кармалка җирлекләрендә - 2шәр, Кармыш, Мордва Афонькәсе, Иске Котыш авыл җирлекләрендә 1әр сабый туган. Ә менә Яңа Кади авыл җирлегендә узган елда туу турында таныклык алучы гомумән булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЗАГС Яңа Кади