Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында быел тәүге сабый Гафиевлар гаиләсендә туды

Районда 2017 елның беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кәминкә авылында Гафиевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кәрим Илнур һәм Ләйсәннең икенче уллары, тиздән 4 яшен тутыручы Ислам да абый булган. Чирмешәнгә әбисе Розалия һәм бабасы - Әсхәт Рәсүловларга кунакка килгән Гафиевларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район...

Районда 2017 елның беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кәминкә авылында Гафиевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кәрим Илнур һәм Ләйсәннең икенче уллары, тиздән 4 яшен тутыручы Ислам да абый булган.

Чирмешәнгә әбисе Розалия һәм бабасы - Әсхәт Рәсүловларга кунакка килгән Гафиевларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да тәбрикләп, истәлек бүләге тапшырдылар. Кәримгә, аның әти-әнисенә һәм абыйсына сәламәтлек, тату гаилә булып яшәүләрен теләделәр.
Ләйсән улын Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында тапкан, Кәрим 3 килограмм 700 грамм булып дөньяга килгән. Бәләкәй Кәримнең әтисе - нефтьче, әнисе декрет ялына кадәр тегү цехында директор урынбасары булып эшләгән.
-Әлмәттә - бала тудыру йортында беренче була алмадык, безгә кадәр туучылар булды, - ди елмаеп Ләйсән. - Кәрим 10 сәгатьтә дөньяга аваз салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЗАГС Бала Гафиев