Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ветераннарга өйләр төзиләр

«Ветераннарга - торак» федераль программасы нигезендә узган елны җиде якташыбызны торак белән тәэмин иткәннәр. Әлеге программа кысаларында дүрт райондашыбыз Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Лениногорскийдан һәм Чирмешәннән квартиралар алган. Өч кеше туган якта аерым йорт төзүгә өстенлек биргән. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына: Түбән Чегодайдан Минсорур Галимовага һәм Яңа Элмәледән...

«Ветераннарга - торак» федераль программасы нигезендә узган елны җиде якташыбызны торак белән тәэмин иткәннәр.

Әлеге программа кысаларында дүрт райондашыбыз Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Лениногорскийдан һәм Чирмешәннән квартиралар алган. Өч кеше туган якта аерым йорт төзүгә өстенлек биргән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына: Түбән Чегодайдан Минсорур Галимовага һәм Яңа Элмәледән Александра Афанасьевага Чирмешәндә яңа йортлар төзеп бирделәр. Тагын бер йортны Бәркәтә авылында калкыттылар. Кызганычка каршы, аның хужасы Минкамал Сәгыйрова җәй көне вафат булган.
Сүз уңаеннан, бүген торак шартларын яхшыртуга тагын дүрт райондашыбыз чиратта тора. Программа гамәлгә кергәннән бирле 248 якташыбыз - ветераннар һәм аларның тол калган хатыннары тораклы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы федераль программа ветераннарга торак

2
X