Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә курсантлар белән очрашу узды

Районның өлкән класс укучылары "Ватанны саклау дигән һөнәр бар" исемле чара кысаларында югары хәрби уку йортларында укучы курсант якташларыбыз белән очраштылар. Ватанны саклау - бик мактаулы һөнәр, дөрес, теләге бар һәр кеше дә хәрби була алмый. Әлеге уку йортына керергә теләүче егет һәм кызларның иң элек сәламәтлекләрен тикшерәләр, билгеле, физик...

Районның өлкән класс укучылары "Ватанны саклау дигән һөнәр бар" исемле чара кысаларында югары хәрби уку йортларында укучы курсант якташларыбыз белән очраштылар.

Ватанны саклау - бик мактаулы һөнәр, дөрес, теләге бар һәр кеше дә хәрби була алмый. Әлеге уку йортына керергә теләүче егет һәм кызларның иң элек сәламәтлекләрен тикшерәләр, билгеле, физик әзерлек һәм белем дә кирәк.
Иске Үтәмеш егете Нариман Сваровский яшьтән үк хәрби булырга хыяллана. Чирмешән кадет мәктәп-интернатына укырга керү аның хыялын тормышка ашыруда беренче адым була. Армия хезмәтендә дә булып чыныгу алган егет бүген Рязань шәһәрендәге югары һава-десант училищесында 4 курста укый.
-Дөресен әйтәм, монда уку җиңел түгел, ләкин мин гел "бишлегә" генә диярлек укырга тарышам. Бу һөнәрне дөрес сайладым, икеләнмим дә, үкенмим дә, -ди Нариман.
Ул әлеге очрашуга курсант Сваровский нык әзерлек белән килгән. Бүгенге чарада катнашучылар "Гадел Россия" партиясе җитәкчесе Сергей Миронов, Россия театры һәм кино актеры Александр Олешко һәм башка танылган кешеләрнең чирмешәнлеләргә мөрәҗәгатьләре язылган видио роликлар да күрә алдылар. Аларда Ватанны саклау бик дәрәҗәле һөнәр булуына басым ясалды.
Нариманың ир туганы Тимур да контракт буенча хезмәт итә. Ватанга тугрыклы уллар үстергән өчен аларның әниләре Гөлсирә Сваровскаяга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Чирмешән егете Константин Малешин - Казан югары хәрби команда училищесының 3 курс студенты. Бу якташыбыз да яшьлек хыялын тормышка ашыра, "бик яхшы" билгеләргә генә укый, офицер булачак.
Безнең районнан дүрт яшь кеше югары хәрби уку йортларында белем ала. Кызганыч, үткән ел бер якташыбыз да хәрби уку йортына керә алмаган. Быел тагын 3-4 егет Ватанны саклауны һөнәр итәргә теләк белдергән. Тик әле алда аларны зур сынаулар көтә.
Бүген район мәдәният йортында үткән чарада укучылар алдында Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов та чыгыш ясады һәм хәрби уку йортларының өстенлекләре турында сөйләде.
-Мин үзем дә гади колхозчы малае, әти белән әни теләгемне хуплап бетермәсә дә, хыялымны тормышка ашырдым, әле бүген дә мин сафта, - ди генерал-майор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы очрашу Ватан курсантны