Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер дистә йомыркага – бер рулон обой

"Ленин юлында" ("Безнең Чирмешән") район газетасы төрле елларда менә ниләр язган? Иске Котыш урта мәктәбе тимурчылары инвалидларга һәм олы яшьтәгеләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Пионер Таня Ашаткина белән Оля Куркина аеруча тырышалар, ярдәмчесез калган картларга дәресләрдән соң су китерәләр, өй эшләрендә булышалар. Рәхмәт тимурчыларга! 25 февраль, 1977 ел. "Шушма" колхозында берничә...

"Ленин юлында" ("Безнең Чирмешән") район газетасы төрле елларда менә ниләр язган?

Иске Котыш урта мәктәбе тимурчылары инвалидларга һәм олы яшьтәгеләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Пионер Таня Ашаткина белән Оля Куркина аеруча тырышалар, ярдәмчесез калган картларга дәресләрдән соң су китерәләр, өй эшләрендә булышалар. Рәхмәт тимурчыларга!
25 февраль, 1977 ел.
"Шушма" колхозында берничә көн эчендә 950 гектар мәйданда кар сулары тотылды. Тракторчы Н. Гайнанов, Т. Сөнгатуллин, А. Мостафин бу эштә өлгерлек күрсәтәләр.
30 март, 1977.
РайПО автолавкасы махсус график нигезендә хуҗалыкларга бара. Сатучы Разыя Ихсанова январь аенда гына да "Октябрьнең 50 еллыгы", "Победа", "Татарстан", Фрунзе, Ильич исемендәге, башка кайбер колхозларда 3 мең сумга якын бәягә өс һәм аяк киемнәре, электр самоварлары, шулай ук башка төрле товарлар сатты.
7 февраль, 1987.
"Алга" колхозында районда иң әүвәл кер юу пункты ачылды. Монда килүчеләрнең күбесе - терлекчеләр. Алар эштә, көндәлек тормышта кулланыла торган кием-салымын юу өчен тудырылган мондый уңайлыктан бик канәгать.
25 февраль, 1987.
Урманасты Үтәмеш авылына кергәндә нинди матур алма бакчасы бар иде. Анда агачларның ниндиләре генә үсеп утырмый иде... Хәзер бакчаның коймасы юк, ул ташландык хәлдә, маллар таптап йөри.
28 февраль, 1987.
Чирмешән авылының хуҗалык товарлары кибетендә авыл хуҗалыгы продукциясе тапшыручыларга түбәндәге товарлар сатыла: тегү машинасы - 100 килограмм ит яки 15 килограмм йонга; сепараторлар - 50 килограмм ит яки 15 килограмм йон, яки 10 килограмм сары майга; бензопила - 300 килограмм ит яки 20 килограмм йонга; кер юу машиналары - 100 килограмм ит яки 15 килограмм йонга; обой - бер рулонга бер дистә йомырка.
25 март, 1987.
Әлегә хәтле Түбән Кәминкәдә 20 шәхси хуҗалык зәңгәр ягулыктан файдалана иде. Күптән түгел урамнардагы газ үткәргечләрне дәүләт комиссиясе кабул иткәч, тагын 90 йорт челтәр газы ягачак.
1 гыйнвар, 1997.
Хәзерләүләр конторасы, йон теттерү цехы ачып, байтак халыкны әллә кайларга йөрү мәшәкатьләреннән коткарды.
1 гыйнвар, 1997.
Якташыбыз, элек Норлат-Октябрь районы җитәкчесе булып эшләгән Габбас Кыям улы Гыйматдинов (Туймәт - ред.) арабыздын китте. Аны күпләр белә һәм хөрмәт итә иде.
4 гыйнвар, 1997.
Мурзиха аша Казанга баручылар, боз аша чыкканда акча түләячәк. Билет бәяләре, машина авырлыгына карап, 14-25 мең сум.
22 гыйнвар, 1997.
Түбән Кәминкәдә яшәүче Азат һәм Раухания Могыйновлар "Болгар" акча-әйбер лотереясы билетына Казанда бер бүлмәле квартира отканнар.
29 гыйнвар, 1997.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ТАССРга 100 ел

2
X