Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә балалар ял итте

Кышкы каникул көннәрендә утызлап малай һәм кыз ялларын Чирмешән мәчетендә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 2сеннән 8 гыйнварга кадәр сузылган кышкы лагерьнең һәр көнен мавыктыргыч итеп оештырганнар. Балаларга дини-әклакый тәрбия бирүче дәресләр үткәрелгән, Пәйгамбәребез тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар белән дә таныштырганнар. Балаларыңның белемнәрен викторина үткәреп тә сынаганнар. Малайларның һәм кызларның...

Кышкы каникул көннәрендә утызлап малай һәм кыз ялларын Чирмешән мәчетендә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрде.

2сеннән 8 гыйнварга кадәр сузылган кышкы лагерьнең һәр көнен мавыктыргыч итеп оештырганнар.
Балаларга дини-әклакый тәрбия бирүче дәресләр үткәрелгән, Пәйгамбәребез тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар белән дә таныштырганнар. Балаларыңның белемнәрен викторина үткәреп тә сынаганнар. Малайларның һәм кызларның боз сараена барырга, тау шуарга да вакытлары калган.
Балаларга мондый күңелле ялларына оештыруда Казанда яшәүче бер эшмәкәр якташыбыз иганәчелек иткән. Шул акчаларга балаларны тәмле ашлар белән сыйлаганнар, Кыш бабай күчтәнәчләре дә таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет лагерЬ