Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән өлкәннәр йорт-интернатында яшәүче Нәдирә әбинең "оныгы" табылган

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүче 81 яшьлек Нәдирә әби Җәлаловага Мәскәүдән яңа ел күчтәнәчләре белән посылка килде. Аны бәйрәм белән элеккеге танышы Соня Ржаницына котлаган икән. -Нәдирә Гәрәевнаны мин 2013нче елдан бирле беләм, - ди телефоннан сөйләшкәндә Соня. - Без, "Картлык - шатлыкка" хәйрия фонды хезмәткәрләре, бу әби...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүче 81 яшьлек Нәдирә әби Җәлаловага Мәскәүдән яңа ел күчтәнәчләре белән посылка килде. Аны бәйрәм белән элеккеге танышы Соня Ржаницына котлаган икән.

-Нәдирә Гәрәевнаны мин 2013нче елдан бирле беләм, - ди телефоннан сөйләшкәндә Соня. - Без, "Картлык - шатлыкка" хәйрия фонды хезмәткәрләре, бу әби яшәгән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына барган идек. Шунда ул хат язышырга теләк белдерде һәм мине "оныгым", дип атады.
33 яшьлек Соня Мәскәүдә яши, ике бала тәрбияли. Алар Нәдирә әби белән берничә ел хат алышканнар. Аннан соң әбине башка интернаттка күчергәч, аралары өзелгән. Әмма тынгысыз Соня тынычланып калмаган, "әбисен" эзләгән, төрле оешмаларга хатлар язган һәм үзенекенә ирешкән - әбинең адресын тапкан. Ул Нәдирә әбигә хатларны еш яза, фоторәсемнәрен дә җибәрә. Әби аларны көтеп ала, ашыкмыйча гына, елмаеп кына укый һәм җавап яза. Арабызда Соня кебек шундый кешеләрнең булуы ялгыз әби - бабайлар өчен - зур бәхет.
Айгөл Абиева,
өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты социаль хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы йортинтернат