Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә машина юлына кар түгүчеләрдән штраф түләтәләр

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия яңа елның беренче эш атнасында ук чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрә башлады. - Кыш көне чүп-чар, төрле кирәкмәс әйберләр кар астында кала. Ә менә карны йорттан чыгарып урамга - машина юлына салучылар бар, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Быелгы беренче рейд...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия яңа елның беренче эш атнасында ук чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрә башлады.

- Кыш көне чүп-чар, төрле кирәкмәс әйберләр кар астында кала. Ә менә карны йорттан чыгарып урамга - машина юлына салучылар бар, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Быелгы беренче рейд вакытында Чирмешәндә шул сәбәпле 5 кешегә кисәтү ясадык. Кабат шулай эшләсәләр, андыйларга 2 меңнән - 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
2016 елда комиссия членнары 135 тапкыр авыл җирлекләренә рейдларга чыкканнар, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга карата 85 беркетмә төзегәннәр. Гаеплеләргә тулаем 148 мең сум штраф салынган, шуның 122 мең 528 сумын ирекле рәвештә түләсәләр, 18 эшне суд приставларына тапшырганнар. Приставлар, ярдәме белән 10 мең сум бурыч кайтарылган.
-Ульяновка, Иске Кади, Кара Чишмә, Яңа Элмәле авылларында чисталыкка караш яхшы якка үзгәрде, халык бик игътибарлы, тәртипле, - ди Татьяна Алексеевна. - Ә менә Шешминка, Югары Кармалка һәм Мордва Афонькәсе авылларында бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф экология

2
X