Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Кышын машинаны тыңлату кыен
30 октябрьдә, тәүге кар яуган көнне, район үзәгендәге Дзержинский урамында ике машина бәрелешә. Йөртүчеләре исән - сау, ә менә машиналары яхшы ук җимерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсендә әйтүләренчә, авариягә эләккән "Калина" машинасының көпчәкләре кышкыга алмаштырылмаган, икенче автомобильнең тәгәрмәчләреннән дә, җәй айларында шуларда йөргәнгә, "шипыларыннан" күптән инде "җилләр очкан". Нәтиҗәдә машиналар бозлы юлда...
-
Туймәттә бер баш терлек югалган
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе җәйге лагерыннан бер баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара. Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чирмешәндә ике кешедән ау мылтыклары алынган....
-
Чирмешәндә бәйрәм уңаеннан – хәйрия концерты
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында 4 ноябрьдә зур концерт булачак. Ул сәгать 12дә башлана. Сәхнәдә район үзешчән коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясар дип көтелә. Концертка килүчеләр бу көнне Шешминка чиркәвен төзекләндерүгә үз өлешләрен дә кертә алалар.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Игътибар - балалар 26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясенең өченче этабы узачак. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф оешмалары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар, әңгәмәләр үткәрәләр, ата - аналар чыгыш ясыйлар. Акция дәвам иткән көннәрдә хокук саклаучылар машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына, автотранспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә,...
-
Дүрттән өчкә калды
Татарстан халкын ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә. Гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып...
-
Әгъләмовлар Әмирдә туачак балаларга киләсе елда да 100әр мең сум акча бирәчәк + ФОТО
Быел Әмирдә туган Самирәнең әти-әнисенә - Заһит һәм Илсөяр Мәслаховларга эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бирделәр. Бала туганчы ук, үзләре үк оештырган авыл Сабан туенда. Үткән атнада, Әмир бабайлары, әбиләре Мәслаховларга, инде ай ярымлык Самирәгә исем кушу мәҗлесенә җыелдылар, кунак булдылар. -Киләсе елда да, туган...
-
Хәрби хезмәттәге ир-егетнең гаиләсенә дәүләт булыша
Чакырылыш буенча хәрби бурычын үтәргә киткән солдатның хатынына һәм баласына түләү каралган. Безнең районда да көзге чакырылышта хезмәткә китүче ике яшь кеше вакытлыча хатыныннан һәм баласыннан читтә булачак. Элек тә андыйлар бар иде. Аларга түләү каралган. Хәрбинең кайда хезмәт итүенә һәм хәрби дәрәҗәсенә карамыйча, түләүләр барысына да бер төрле. Ире...
-
Чирмешәндә 56 кешегә инсульт диагнозы куелган
Агымдагы елда районда 56 кешегә инсульт диагнозы куелган. Ел саен безнең илдә 450 мең шундый очрак теркәлә. Бүген инвалидлыкның төп сәбәбе дә нәкъ инсульт булып тора. Әлеге авыруны кичергән кешеләрнең 70 - 80 проценты инвалид булып кала, шуларның 20 - 30 проценты башкаларның ярдәменә мохтаҗ. -Инсульт - баш миендә кан...
-
Чирмешәндә төзелүче икенче мәчеткә манаралар куйдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәнлеләрнең бурычлары 700 мең сумнан да артыграк
Бүген чирмешәнлеләрнең торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Район үзәгендә яшәүчеләр әҗәт буенча "иң алда", аларның бурычы 579 мең сумга җитә. Лашманлыларның 26 мең сум чамасы, башка авылларның да 5- 10ар мең сум тирәсе түлисе бар. -Авылларда, нигездә, су өчен бурычлар җыела, - ди...
-
Иске Кадида очрашу
Мәктәп безнең һәрберебез өчен мөстәкыйль тормышка ачк басарга ярдәм итүче старт мәйданчыгы булды. Шуңа да дистә еллар үткәннән соң классташларның очрашуы да аерым мәгънәгә ия. Моны мин яшьлекне, туган якны гади сагыну гына түгел, җирсү дип әйтер идем. Иске кади урта мәктәбен 1969 елда тәмамлаучыларның чираттагы очрашуы моңа ачык дәлил....
-
Чирмешәндәге парк-скверда самолет та бар
Район үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы мәйданда үзгәртеп корылган парк-сквер кунакларга да күрсәтерлек бик матур урынга әйләнде дә куйды. Элеккеге парк белән бүгенгесе арасында аерма зур: монда рәхәтләнеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, сукмаклардан йөреп хозурланырга мөмкин. Төнлә, караңгы вакытта килсең дә шикләнерлек түгел, паркны 117 яктырткыч яктырта. Сукмакларга...
-
Айрат Хөсәеновны уза алмаганнар
Быелгы урак нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында "Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Айрат Хөсәенов районда иң алдынгыларның берсе, ул 30 көндә "Тукано-450" комбайнында 3219 тонна ашлык суктырган. Шундый ук комбайнда "Күтәмә АГРОфирмасы"нда хезмәт куючы Андрей Матягин хезмәттәшеннән аз гына калыша, аның күрсәткече - 31 көн - 3103 тонна. Район авыл хуҗалыгы һәм азык...
-
Баласына этил спирты эчергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черкасова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый... Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40...
-
Чирмешәндә салым җыюны тизләтергә кирәк
Салымнар җыюны яхшырту кирәклеге турында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәр җыелышта диярлек искәртеп уза. Бу мәсьәлә авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында узган чираттагы киңәшмәдә дә кузгатылды, башкарылган эшкә бәя куелды, конкрет бурычлар билгеләнде. Салымнарны вакытында түләргә гадәтләнергә, системалы эшләргә кирәк, - ди район башлыгы....