Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Айрат Хөсәеновны уза алмаганнар

Быелгы урак нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында "Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Айрат Хөсәенов районда иң алдынгыларның берсе, ул 30 көндә "Тукано-450" комбайнында 3219 тонна ашлык суктырган. Шундый ук комбайнда "Күтәмә АГРОфирмасы"нда хезмәт куючы Андрей Матягин хезмәттәшеннән аз гына калыша, аның күрсәткече - 31 көн - 3103 тонна. Район авыл хуҗалыгы һәм азык...

Быелгы урак нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында "Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Айрат Хөсәенов районда иң алдынгыларның берсе, ул 30 көндә "Тукано-450" комбайнында 3219 тонна ашлык суктырган.

Шундый ук комбайнда "Күтәмә АГРОфирмасы"нда хезмәт куючы Андрей Матягин хезмәттәшеннән аз гына калыша, аның күрсәткече - 31 көн - 3103 тонна.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, уңыш җыелгач, алдынгы комбайнчыларның хезмәтләрен хөрмәтләп, акчалата премияләр дә тапшырганнар. Андыйлардан: "Ибәтуллин Ф.В." крестьян - фермер хуҗалыгыннан Җәмил Гайфетдинов, "Фәтхетдинов И.И." крестьян - фермер хуҗалыгыннан Газинур Юнысов, "Чирмешән агрохезмәтләре"ннән Әмир Гарифуллин һәм Илшат Галимов, "Авангард" җәмгыятеннән Рәмил Гыймранов, "Горбатов К.Р." хуҗалыгыннан Валерий Елистратов, "Ильхан"нан Илнур Шәйхуллин, "Макаров Г.Ф." хуҗалыгыннан Юрий Ильдиряков та тырышып эшләгәннәр, бүләкләргә лаек булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы комбайнчылар Урак чоры