Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әгъләмовлар Әмирдә туачак балаларга киләсе елда да 100әр мең сум акча бирәчәк + ФОТО

Быел Әмирдә туган Самирәнең әти-әнисенә - Заһит һәм Илсөяр Мәслаховларга эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бирделәр. Бала туганчы ук, үзләре үк оештырган авыл Сабан туенда. Үткән атнада, Әмир бабайлары, әбиләре Мәслаховларга, инде ай ярымлык Самирәгә исем кушу мәҗлесенә җыелдылар, кунак булдылар. -Киләсе елда да, туган...

Быел Әмирдә туган Самирәнең әти-әнисенә - Заһит һәм Илсөяр Мәслаховларга эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар 100 мең сум акча бирделәр. Бала туганчы ук, үзләре үк оештырган авыл Сабан туенда.

Үткән атнада, Әмир бабайлары, әбиләре Мәслаховларга, инде ай ярымлык Самирәгә исем кушу мәҗлесенә җыелдылар, кунак булдылар.
-Киләсе елда да, туган авылыбызда яшәүче гаиләләрдә балалар туса, әти-әниләренә 100әр мең сум акча бүләк итәргә ышандырабыз, - ди Фазыйл Әгъләмов.
Самирәнең ике апасы бар: Эльвинага - 9, Азалиягә 4 яшь. Алар да әниләренә сеңелләрен карарга булышалар. Дөрес, Самирә күбрәк көндез йоклый, ә төнлә үзенең барлыгын ныграк сиздерә икән. Исән булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әмир авылы Әгъләмовлар