Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге парк-скверда самолет та бар

Район үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы мәйданда үзгәртеп корылган парк-сквер кунакларга да күрсәтерлек бик матур урынга әйләнде дә куйды. Элеккеге парк белән бүгенгесе арасында аерма зур: монда рәхәтләнеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, сукмаклардан йөреп хозурланырга мөмкин. Төнлә, караңгы вакытта килсең дә шикләнерлек түгел, паркны 117 яктырткыч яктырта. Сукмакларга...

Район үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы мәйданда үзгәртеп корылган парк-сквер кунакларга да күрсәтерлек бик матур урынга әйләнде дә куйды.

Элеккеге парк белән бүгенгесе арасында аерма зур: монда рәхәтләнеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, сукмаклардан йөреп хозурланырга мөмкин. Төнлә, караңгы вакытта килсең дә шикләнерлек түгел, паркны 117 яктырткыч яктырта.
Сукмакларга брусчатка җәйгәннәр, ә уен җиһазлары тирәсенә кышны да, җил-яңгырны да җиңел кичерүче ясалма - парк келәме түшәгәннәр, ул резина кушып ясалган, компонентларын Санкт-Петербургтан ук кайтартканнар.
Газоннарда чәчелгән үләннәр тигез, куе булып баш төрткән.
Биредә безнең коллективның да өлеше зур, берничә ай төрле эшләрдә катнаштык, - ди Чирмешән йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. -Паркны карап торырга да кирәк, чыгымнары да күп. Җитмәсә, кайберәүләр әле генә куелган җиһазларны, тренажерларны сүтә башлады. Бер җире булмаса, ул куллануга яраксыз бит. Куркынычсызлык ягы да бар.
Балаларга рәхәт инде паркта: атын, тартыл, йөгер, көчеңне сынарга җиһазлар күп. Әле самолет та китереп куйганнар, чын түгел инде, әмма аңа кагыласы, эченә кереп утырасы килә.
Монда кич белән килгәлибез, - ди Сания апа Арсланова. - Бик матур урын. Тик кайберәүләр аяк астына чүп, шешәләр ташлап калдыра, андыйлар да очрый шул. Бу тирәгә видеокамералар куйсалар начар булмас.
...9 миллион сум чамасы акчага (аны республика һәм район бирде) үзгәртеп корылган парк-скверны кабат ачу тантанасында байтак кеше катнашты. Котлау чыгышыннан соң, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев әлеге объектта эшләгән төзүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Аннары "эстафетаны" артистларга тапшырдылар.
Әлеге парк-скверны төзекләндерүдә, матурлауда авыл, оешмалар халкы, яшьләр, мәктәп укучылары да актив катнашты, өмәләр еш үткәрелде. Барысына да рәхмәт.
Язын парктагы фонтанны кабат эшкә кушарлар, кышын ул "ялда". Инде сер булып тормасын, бу фонтанга көзен яңа җиһазлар куеп, сынап та караганннар. Ул суны элекегесеенән биегрәк, күбрәк сиптерәчәк. Матур иттереп. Язып кына аңлата алмамдыр, парк-скверны үзең барып, үзең күрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы парк сквер тренажер