Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Кадида очрашу

Мәктәп безнең һәрберебез өчен мөстәкыйль тормышка ачк басарга ярдәм итүче старт мәйданчыгы булды. Шуңа да дистә еллар үткәннән соң классташларның очрашуы да аерым мәгънәгә ия. Моны мин яшьлекне, туган якны гади сагыну гына түгел, җирсү дип әйтер идем. Иске кади урта мәктәбен 1969 елда тәмамлаучыларның чираттагы очрашуы моңа ачык дәлил....

Мәктәп безнең һәрберебез өчен мөстәкыйль тормышка ачк басарга ярдәм итүче старт мәйданчыгы булды. Шуңа да дистә еллар үткәннән соң классташларның очрашуы да аерым мәгънәгә ия. Моны мин яшьлекне, туган якны гади сагыну гына түгел, җирсү дип әйтер идем.

Иске кади урта мәктәбен 1969 елда тәмамлаучыларның чираттагы очрашуы моңа ачык дәлил.
Чараны төп оештыручы - Россиянең спорт мастеры, кул көрәше буенча дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов. Ул туган ягына җаны-тәне белән бирелгән кеше, очрашуның программасын да бик нык уйлап, озак истә калырлык итеп төзегән.
Фәнис Нуретдиновның классташларын язмыш Татарстанның төрле почмакларына тараткан. Һәрберсенең үз тормышы, үз тарихы, ләкин барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар, яхшы белгечләр, әти-әниләр буларак танылганнар. Ә иң мөһиме - алар барысы да намуслы, миһербанлы, олы ихтирамга лаеклы кешеләр.
Яшьләре, вакыт һәм мәшәкатьләре турында онытып, классташлар мәктәп елларрын, уку белән бергә колхозда эшләп йөргән чакларын искә төшерделәр. Очрашуга килүчеләр арасында туган авыллары мәктәбендә 37 ел эшләгән Сабирҗан Сөбханкулов һәм Асия Мөхетдинова, В.М. Бехтерев исемндәге республика клиник психиатрия больницасы суд-психиатрия эксперты Халидә Җаббарова, хезмәт ветераны Исмәгыйль Минегулов, педагог Зәки Сираев (Түбән Кама һөнәр училищесында укыта) бар иде. Классташлар үз тормышлары, гаиләләре, балалары-оныклары турында сөйләделәр, фоторәсемнәр карадылар, яраткан җырларны җырладылар. Иске Кадиның имам-хатыйбы Солтан Мөхетдинов мәрхүм яшьтәшләрнең рухларына багышлап дога укыды. Кызганыч, аларның саны да 11гә үк җиткән.
Очрашу ахырына якынлашкач та классташларның тиз генә аерылышасы килмәде, бу күрешү шулкадәр уңай тәэсирләр калдырды ки, барысы да бер сүздән кабат очрашырга карар кылдылар.
Иске Кади урта мәктәбен 1969 елда тәмамлаучыларга сәламәтлек, имин тормыш, тыныч күк йөзе телим.
Лилия Яруллина.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы очрашу классташлар очрашуы

2
X