Агымдагы елда районда 56 кешегә инсульт диагнозы куелган. Ел саен безнең илдә 450 мең шундый очрак теркәлә. Бүген инвалидлыкның төп сәбәбе дә нәкъ инсульт булып тора. Әлеге авыруны кичергән кешеләрнең 70 - 80 проценты инвалид булып кала, шуларның 20 - 30 проценты башкаларның ярдәменә мохтаҗ.
-Инсульт - баш миендә кан...

-Инсульт - баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул кинәт рәвештә пәйда була. Аңа китерүче төп сәбәпләр - 80 яшьтән өлкәнрәк булу, югары кан басымы, организмда холестеринның күплеге, тозлы ашау, тәмәке тарту, аракы эчү, аз хәрәкәтләнү, - ди район үзәк больницасы врачы Фәния Кәримова. - Стресслар, артык авырлык, шикәр авыруы да инсультка китерә. Инсультны кисәтү өчен кан басымын контрольда тоту кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сорала. Кеше күп йөрергә тиеш, көн саен саф һавада йөреп кайтырга киңәш итәр идем. Йокы, ял һәм эш дөрес режимда барырга тиеш. Туклануыбызга игътибарлы булырга, артык тазарудан сакланырга кирәк. Инсульт бик куркыныч авыру. Аның кайчан булачагын алдан белә алмыйбыз. Теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта борчырга мөмкин. Шуңа күрә райондашларыбызга үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз дип әйтер идем. Кеше беренче чиратта үз - үзен сакларга тиеш.
Нет комментариев