Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә салым җыюны тизләтергә кирәк

Салымнар җыюны яхшырту кирәклеге турында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәр җыелышта диярлек искәртеп уза. Бу мәсьәлә авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында узган чираттагы киңәшмәдә дә кузгатылды, башкарылган эшкә бәя куелды, конкрет бурычлар билгеләнде. Салымнарны вакытында түләргә гадәтләнергә, системалы эшләргә кирәк, - ди район башлыгы....

Салымнар җыюны яхшырту кирәклеге турында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәр җыелышта диярлек искәртеп уза. Бу мәсьәлә авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында узган чираттагы киңәшмәдә дә кузгатылды, башкарылган эшкә бәя куелды, конкрет бурычлар билгеләнде.

Салымнарны вакытында түләргә гадәтләнергә, системалы эшләргә кирәк, - ди район башлыгы. - Ул дәүләткүләм генә түгел, һәркемнең бурычы. Кемнәрнеңдер проблемасы бар икән, аларны чишү, булышу юлларын эзлик.
Әлегә, район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, райондашларыбыз милек салымы буенча, 2015 ел өчен - 2 миллион 600 мең, җир салымы буенча - 4 миллион 797 мең, транспорт салымы буенча 13 миллион 889 мең акча түләргә тиеш. Квитанцияләр ияләренә җиткерелгән.
2015 ел өчен салымнарны 1нче декабрьгә кадәр түләү тиеш. Закон шулай куша. Яңа Кади һәм Туймәт җирлекләре буенча милек һәм җир салымын, Бәркәтәдә - җир, Югары Кәминкә буенча милек салымын җыю яхшы оештырылган. Башкалар алардан үрнәк алсын иде. Чагыштыру өчен: 27 октябрьдә алынган мәгълүматларга караганда, милек салымы әлегә 931 мең (36 процент), җир салымы - 1 миллион 569 мең (33 проңент), транспорт салымы 2 миллион 989 мең сум (21 процент) күләмендә түләнгән.
Салым буенча, торак-коммуналь хезмәтләр, электр, газ өчен түләүләр тиз һәм вакытында башкарылсын өчен гражданнарга - халыкка уңайлы шартлар тудыру сорала. Сер түгел, бүген банкларда, почтада да квитанцияләр тотып чиратларда торучылар байтак. Моннан котылу юлы бар - акчаны электрон юл белән түләү. Бу эшне өйдән чыкмыйча да башкарып була, банк карточкаңда акча, компьютерың Интернет челтәренә тоташкан булу гына кирәк. Кемнәрдер әлегә компьютерда йомшаграк икән, андыйларны гаепләмик, эш урыннарында, курсларда өйрәтик, булышыйк.
Чирмешәндәге банкларда хезмәт күрсәтүнең дистанцияле каналларыннан берсе - инфокиосклардан файдаланучылар да бар. Алай итсәң дә чиратта торып вакыт үткәрмисең.
Салымнарны почта аша түләргә теләүчеләр уңайлы булсын өчен, Чирмешәндә почта элемтәсе участогы атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә ачык. Гомумән, халык үзе яшәгән урында һәм вакытында, өстәмә чыгымнарсыз түләсен дисәк, моңа тиешле шартлар тудырырга кирәк.
Кайбер җәмгыятьләр, оешмалар җитәкчеләре хезмәт хакын вакытында түләмичә дә хезмәткәрләрен авыр хәлгә куюларын истән чыгармасыннар иде. Эшләгәне өчен акча бирмәсәләр, кеше бурычын ничек, кайдан алып түләсен?!
Кайбер җирлекләрдә яшәүчеләрнең бер өлеше милек салымын түләүне соңгы көннәргә калдыра. Аларда эшне тизләтү өчен ашыгыч чаралар күрелер дип ышанасы килә. Салымны барыбер түлисе, нигә бурычлы булып торырга, соңга калып ник пеня түләргә?!.
Аннан соң шул ягы да бар, җыеласы салым бюджетта конкрет чыгымнарга бүленгән, аларны кемгәдер (медицина, мәгариф, социаль түләүләр, хезмәт хакы һ.б.) бирергә тиешләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар җир салымы