Бәйрәмнәр тег белән яңалыклар
-
Тузиловлар әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләде
Липки поселогында туып - үскән, 40 елга якын Чирмешәндә яшәүче Вера Тузиловага 90 яшь тулды. Әнисенең, әбисенең юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары да кайткан. Кызганычка каршы, бүген Вера Николаевнаның сәламәтлеге бик үк яхшы түгел, күп вакытны урын өстендә үткәрә, шулай да туган көненә килгән кунакларны ул утырып сәламләде, әңгәмәдә дә...
-
Чирмешәндә Республика көне уңаеннан бәйрәм була
30 августта район үзәгендәге яшьләр мәйданчыгында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырыла. Ул кичке сәгать дүрттә башлана. Якташларыбыз район мәдәният йорты артистларының, үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын күрә алачаклар. Тантанада яшь чирмешәнлеләргә паспортлар да тапшырылачак. Бу көнне район үзәгендә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" дигән эстафетаны да кабул итәчәкбез. Аның барышында...
-
Чирмешәндә социаль хезмәткәрләр бәйрәм итте
-
Чирмешәнгә бәйрәмгә килегез!
Россия көне уңаеннан, 11 июндә район үзәгендә зур бәйрәм оештырыла. Яшьләр мәйданчыгында ачык сәхнәдә район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт булачак. Монда район мәдәният йорты һәм авыллардан килгән җирле артистлар чыгыш ясаячак. Концерт кичке сәгать 7дә башлана. Ахырдан яшьләр өчен дискотека була.
-
Өч көн ял итәчәкбез
Республика халкы 11,12,13 июнь көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министлыгы хәбәр итә. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 12 июнь - Россия көне - эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел ул якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә якшәмбедәге ял көне...
-
Чирмешәндә балалар бәйрәме үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Табигатьнең уянган, агачларның бөреләнгән чагы булгангамы, бу бәйрәм безгә аерым кадерле. Язгы һава үзе үк шифалы, рәхәт, яшисе килә. 1 Май алдыннан тирә-юнебезне чисталап, барын да матурлап куйдык. Инде үсентеләр утыртабыз, орлыкларны җир куенына салабыз. Һава торышы, шөкер, әлегә бик көйле, соңгы яңгырлар җирне дымга туендырды. Игенчеләребезгә кыр эшләрен тиз...
-
Ирина Митяева гореф-гадәтләрне торгызу өчен тырыша
Чирмешәндә мәдәни чаралар югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрелә, әмма милли йолалар һәм традицияләр онытылып бара, элекке заман бәйрәмнәренә дә, минемчә, халык аз йөри. Бу хактагы фикеремне инде пенсиядә булган мәдәният хезмәткәрләренә җиткергән идем. Алар битараф кына: халык хәзер бик пассив, бу яктан син беркемнән дә ярдәм көтә алмассың, дип җавапладылар. Миңа...
-
Туймәттә мөмкинлекләре чиклеләргә бәйрәм ясадылар
Быел да Туймәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге Советы белән берлектә, мөмкинлеге чикле авылдашлары өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Балалар кебек үк, өлкәннәр дә Яңа елда ниндидер шатлык, куанычлар буласына өметләнә. Инвалидлар һәм аларның опекуннарын чәй табыны артына дәшеп сыйладылар. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр таратты, концерт та...
-
Чирмешәнлеләр бер көнне ике бәйрәм үткәрәләр
Яңа ел - барыбыз да көтеп алган бәйрәм. Ә кайберәүләр өчен бу икеләтә шатлыклы, чөнки сәгать телләре төнге уникене сугуга - 1 январь көнне алар туган көннәрен билгелиләр. Әсхәт Гарифуллин, Чирмешән: - Гомер бәйрәмем Яңа ел белән бер тирәгә туры килгәч, Яңа ел кичәсендә ел саен туганнар белән бездә җыелышабыз....
-
Чирмешәндә бәйрәм көннәрендә полиция көчәйтелгән режимда эшләячәк
Тиздән Яңа ел җитә. Район халкы ял һәм бәйрәм итәчәк. Һәм нәкъ шул вакытта җәмәгать тәртибен саклаучылардан аеруча уяулык таләп ителә. -Без гадәттән тыш хәлләргә гел әзер булырга тиеш, - ди "Чирмешән" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. - Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәни һәм спорт чараларын оештыручыларга да җаваплы булырга, уяулыкны...
-
Чирмешәндә яклауга мохтаҗ балалар өчен бәйрәм оештырдылар
Физик мөмкинлекләре чикле, аз керемле, тәрбиягә алынган балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Район мәдәният йортында оештырылган әлеге чарага районның төрле авылларыннан 170ләп бала җыелган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы һәм эчтәлекле композицияне сабыйлар гына түгел, ә алар белән бәйрәмгә килгән әти-әниләр һәм әбиләр дә рәхәтләнеп карап утырдылар. Балалар әкият...
-
Казанка авылында Раштуа бәйрәмен көтеп алалар
7 январьда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Казанка авылында яшәүче, "Ветеран" ансамбленың җырчысы Зинаида Кобылиналар гаиләсе өчен дә 7 январь гел көтеп алынучы бәйрәм. Бу көнне алар да тәмле ризыклар әзерлиләр, кунаклар каршылыйлар. Зинаида Сергеевна белән әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштек. -Раштуа - ул Христосның туган көне, - ди...
-
Яңа ел кайда, ничек үткәрелә?
Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас традицияләре бар. Яңа ел алар арасында иң бае исәпләнә. Ник дигәндә, аны күпме халык бәйрәм итә. Шунысы да бар: һәр илдә ул төрлечә үткәрелә. Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен. Великобританиядә...
-
Чирмешән районында концертлар күп булды
Ноябрь бәйрәмнәрендә мәдәният йортларында тамашачылар еш җыелды. Кайбер авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән күрше авыллар сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. 5 ноябрь көнне туймәтлеләр - Бәркәтә, күтәмәлеләр Казанка халкына концерт тәкъдим иткәннәр. 6 ноябрьдә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәре - Түбән Чегодай, Иске Үтәмеш коллективы - Лашман, туймәтлеләр...