Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр бер көнне ике бәйрәм үткәрәләр

Яңа ел - барыбыз да көтеп алган бәйрәм. Ә кайберәүләр өчен бу икеләтә шатлыклы, чөнки сәгать телләре төнге уникене сугуга - 1 январь көнне алар туган көннәрен билгелиләр. Әсхәт Гарифуллин, Чирмешән: - Гомер бәйрәмем Яңа ел белән бер тирәгә туры килгәч, Яңа ел кичәсендә ел саен туганнар белән бездә җыелышабыз....

Яңа ел - барыбыз да көтеп алган бәйрәм. Ә кайберәүләр өчен бу икеләтә шатлыклы, чөнки сәгать телләре төнге уникене сугуга - 1 январь көнне алар туган көннәрен билгелиләр.

Әсхәт Гарифуллин, Чирмешән: - Гомер бәйрәмем Яңа ел белән бер тирәгә туры килгәч, Яңа ел кичәсендә ел саен туганнар белән бездә җыелышабыз. Шунда минем туган көнемне дә "искә төшерәбез". Дөрес, элек бит туган көнне бәйрәм итү гадәте юк иде, соңгы елларда гына аны билгеләп үтәбез. Форсаттан файдаланып, барлык райондашларыбызны Яңа ел белән котлыйм. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!
Гөлнур Галиева, Чирмешән: - Мин 1 январьда туганмын. Без туган көннәрне нәкъ көнендә үткәрергә гадәтләнгән. Шуңа да Яңа елны каршы алып, икенче көнне кабат бәйрәм өстәлләре артында, инде туган көнгә җыелабыз. Мин якташларымны да Яңа ел белән котлап, һәрбарчагызга нык сәламәтлек, шатлык-куанычлы вакыйгалар, кайгы - хәсрәт күрмичә яшәвебезне телим!
Зәрига Илалова, Кара Чишмә: - Мин 1943нче елның 1 январенда, гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Әни әйтә иде: "Син туган көнне бик салкын иде", дип. 1941нче елны сугышка киткән әти, 1943нче елны, инвалид булып, кайта. Без гаиләдә җиде туган. Аллага шөкер, барыбыз да исән - сау. Туган көнне, нигездә, балалар белән бергә утырып чәй эчәбез. Быел инде 1 январь көнне миңа укырга китәргә була. Читтән торып Яр Чаллыда мәдрәсәдә укыйм. Беренче курсны тәмамладык, тагын ике елдан артык укыйсы кала.
Анна Суворова, Чирмешән: - 1 январьда гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын. Әни туган көнемне 2 январьга яздырган. Без бит сугыш чоры балалары. Сугыш елларында туган көнне дә, Яңа елны да белүче булмады. Туйганчы ашарга да юк иде бит. Әти фронтка китә. Олыгайгач кына гомер бәйрәмен үткәрә башладым. Яңа ел тирәсендә булгач, якыннарым да онытмыйлар, котлыйлар. Юбилейларны, нигездә, 1 январь көнне билгелибез, ә инде башка елларны Яңа ел кичәсендә генә үткәрәбез. Барлык чирмешәнлеләрне дә Яңа ел белән котлап, сәламәтлек телим, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр