Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Казанка авылында Раштуа бәйрәмен көтеп алалар

7 январьда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Казанка авылында яшәүче, "Ветеран" ансамбленың җырчысы Зинаида Кобылиналар гаиләсе өчен дә 7 январь гел көтеп алынучы бәйрәм. Бу көнне алар да тәмле ризыклар әзерлиләр, кунаклар каршылыйлар. Зинаида Сергеевна белән әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштек. -Раштуа - ул Христосның туган көне, - ди...

7 январьда христиан динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Казанка авылында яшәүче, "Ветеран" ансамбленың җырчысы Зинаида Кобылиналар гаиләсе өчен дә 7 январь гел көтеп алынучы бәйрәм. Бу көнне алар да тәмле ризыклар әзерлиләр, кунаклар каршылыйлар. Зинаида Сергеевна белән әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләштек.

-Раштуа - ул Христосның туган көне, - ди Зинаида Кобылина. - Аңа кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Бу вакытта авыр, майлы ризыклар ашау, спиртлы эчемлекләр куллану тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк - җимеш белән тукланырга киңәш ителә. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Раштуаның тагын бер мөһим йоласы - өйне җыештыру.
Элек Раштуа алдыннан гаилә белән ярминкәгә барып, барлык гаилә әгъзалары өчен яңа кием алганнар. Бәйрәм алдыннан өйдәге ватык, чатнаган савыт - сабаны ташлаганнар, аларга алмашка яңасын алып куйганнар.
Раштуа көннендә кер юарга, өйне җыештырырга һәм башка эшләр белән шөгыльләнергә ярамый. Шулай ук бәйрәм көнне өйдән чүп - чар чыгарырга киңәш ителми, диләр.
Гадәттә, бу көнне безнең авылда иртән балалар йорттан - йортка йөреп чыгалар. Аларга күчтәнәчләр яисә акча әзерләп куябыз. Кичкә таба үз балаларыбыз килә. Раштуаның аерым табын ризыгы юк. Без, нигездә, бу бәйрәмгә пилмәннәр әзерлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр раштуа Казанка “Ветеран“ ансамбле

2
X