Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа ел кайда, ничек үткәрелә?

Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас традицияләре бар. Яңа ел алар арасында иң бае исәпләнә. Ник дигәндә, аны күпме халык бәйрәм итә. Шунысы да бар: һәр илдә ул төрлечә үткәрелә. Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен. Великобританиядә...

Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас традицияләре бар. Яңа ел алар арасында иң бае исәпләнә. Ник дигәндә, аны күпме халык бәйрәм итә. Шунысы да бар: һәр илдә ул төрлечә үткәрелә.

Россиядә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен.
Великобританиядә иске елны озату һәм Яңа елны каршы алу йолалары бар. Яңа ел алдыннан, төнлә белән, бу ил халкы өйләренең арткы ишекләрен ачып куя. Бу иске ел чыгып китсен өчен эшләнә. Сәгать төнге уникене суккач, өйнең алгы ишеге ачыла. Шулай итеп, Яңа елны каршы алалар.
Шотландиядә исә, Иске елны яндыру йоласы башкарыла. Кайнар сумала тутырылган мичкәне урам буенча тәгәрәтеп җибәрәләр. Бу урамны иске елдан "чистарту" һәм "арындыру" өчен эшләнә.
Ирландиядә яшәүчеләр Яңа ел алды чорында аеруча да кунакчыл була. Һәрбер гаилә үз өенең ишеген ачып куя. Шулай итеп, теләгән һәркем кереп, кунак булып чыга ала. Кунакны түргә утыртып, шәраб белән сыйлыйлар.
Болгариядә Яңа елга аяк басарга өч минут калгач, өйләрдәге ут сүндерелә. Бу өч минутны үбешүләргә багышлыйлар.
Итальяннар Иске елны колач җәеп озата. Алар барлык иске әйберләрдән арынырга тырыша. Яңа ел төнендә Италия өенең тәрәзләреннән барлык кирәксез әйберләр "очып чыга". Алар саны күбрәк булган саен яхшырак, дип санала. Димәк икенче елда керем артачак.
Эссе Бразилиядә Яңа ел һава торышына бәйле рәвештә үтә. Анда яшәүчеләр комлы пляжга меңләгән шәм тезә. Хатын-кызлар диңгезгә чәчәк таҗы, яфраклар сибә.
Кубада яшәүчеләр Яңа елны бер бокал чиста су белән каршы ала. Ләкин алар аны эчмиләр, ә төнлә белән тәрәзәдән урамга түгәләр. Болай эшләү шатлык китерәчәк, дип ышана алар.
Эквадорда Яңа ел алдыннан иске ел карачкысын яндыру йоласы башкарыла. Карачкы иске киемнәр һәм саламнан ясала. Салам арасында узган елның начар вакыйгалары язылган кәгазь дә кыстырыла.
Кытайда исә Яңа ел иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Кытай халкы бәйрәмне календарьгә бәйле рәвештә я гыйнварда яисә февральдә үткәрә. Гаилә бәйрәме булганга, теләсә кайда күңел ачу килешми. Гаиләң белән урамда йөрү матур традицияләрнең берсе. Урамда меңләгән фонарьләр эленә.
Индиядә Яңа ел 4 тапкыр үткәрелә. Бу ил үзенең җирлегендә берничә мәдәни-дини йолаларны берләштерә. Шуңа күрә, төбәкләрнең гореф-гадәтләре буенча, Яңа елны теләсә кайчан үткәрәләр. Шулай да, Индиядә Яңа елны язын үткәрү традиция санала. Индуслар бу көнне агачның яфракларын ашый. Алар фикеренчә, болай эшләү сәламәтлек һәм бәхет китерә.
Һәрбер ил Яңа елны үзенчә үткәрә. Хәер, бәйрәмнең ничек, кайда, кем белән үтүе алай ук мөһим түгел, бары ел бәхет-шатлыкларга бай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр Яңа ел

2
X