Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Тузиловлар әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләде

Липки поселогында туып - үскән, 40 елга якын Чирмешәндә яшәүче Вера Тузиловага 90 яшь тулды. Әнисенең, әбисенең юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары да кайткан. Кызганычка каршы, бү­ген Вера Николаевнаның сәламәтлеге бик үк яхшы түгел, күп вакытны урын өстендә үткәрә, шулай да туган көненә килгән кунакларны ул утырып сәламләде, әң­гәмәдә дә...

Липки поселогында туып - үскән, 40 елга якын Чирмешәндә яшәүче Вера Тузиловага 90 яшь тулды. Әнисенең, әбисенең юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары да кайткан.


Кызганычка каршы, бү­ген Вера Николаевнаның сәламәтлеге бик үк яхшы түгел, күп вакытны урын өстендә үткәрә, шулай да туган көненә килгән кунакларны ул утырып сәламләде, әң­гәмәдә дә катнашты.

-­Әни дә , әти дә Липки поселогында туганнар, - ди әбинең олы кызы Татьяна Ильинична. - Сугыш елларында әни фермада эшләгән, атлар караган. Безгә ул авыр еллар турында еш сөйли иде. Яшүсмер кызлар ничек ач-ялангач эшкә йөргәннәр, әни ничек төнлә бер үзе ат көтүе көткән, барысын да яхшы хәтерли. Алар 1947нче елда, әти сугыштан кайткач өйләнешкәннәр. 1977нче елда Чирмешәнгә күченәләр. Монда да гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга әни.

Тузиловлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре - сугыш ветераны Илья Васильевич инде 16 ел элек вафат булган. Бүген Вера Николаевнаның 10 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Өлкән оныгына, ул да әбисенең юбилеена Самарадан кайткан, 46 яшь. Ә әби кызы Лидия тәрбиясендә яши.

-Әниебез бик уңган кеше, - ди Лидия Ильинична. - Әле 85 яшенә кадәр бакчасын үзе казып, бөтен нәрсәне чәчә иде. Ул һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, кунакчыл булды. Кергән кешене чәй эчермичә чыгармады. Аның пироглары, булочкалары искиткеч уңа иде. Әни зур мичне сүттермәде. Ул әле хәзер дә аның йортында тора. Исәнлеге киткәнче шунда пешерде. Безне дә, рәхмәт, эшкә өйрәтеп үстерде.

Вера Тузилованы го­мер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ру­шания Әхмадуллина, Чир­-
мешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да котладылар. Юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм район баш­лыгы исеменнән бү­-ләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр Юбилейлар 90 яшь тулу уңаеннан Тузиловлар

2
X