Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә бәйрәм көннәрендә полиция көчәйтелгән режимда эшләячәк

Тиздән Яңа ел җитә. Район халкы ял һәм бәйрәм итәчәк. Һәм нәкъ шул вакытта җәмәгать тәртибен саклаучылардан аеруча уяулык таләп ителә. -Без гадәттән тыш хәлләргә гел әзер булырга тиеш, - ди "Чирмешән" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. - Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәни һәм спорт чараларын оештыручыларга да җаваплы булырга, уяулыкны...

Тиздән Яңа ел җитә. Район халкы ял һәм бәйрәм итәчәк. Һәм нәкъ шул вакытта җәмәгать тәртибен саклаучылардан аеруча уяулык таләп ителә.

-Без гадәттән тыш хәлләргә гел әзер булырга тиеш, - ди "Чирмешән" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. - Яңа ел бәйрәмнәрендә мәдәни һәм спорт чараларын оештыручыларга да җаваплы булырга, уяулыкны югалтмаска кирәк.
Кибет киштәләрендә күпләп пиротехник эшләнмәләр сатыла башлады. Полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан аларны саклау һәм сату урыннары контрольга алынган. Пиротехник әйберләрне махсус урыннарда гына, Чирмешәндә аның өчен "Сабантуй" стадионы сайланган, кулланырга ярый.
Бу чорда авыл җирлекләре башлыклары участок уполномоченныйлары белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча чаралар үткәрергә тиешләр. Бу эштә аларга ирекле халык дружиналары да булышыр дип көтелә.
Террорчылык гамәлләрен кисәтү максатыннан, торак милекчеләре ширкәте рәисе тарафыннан күпквартиралы йортларның подвалларын, чардакларын карап чыгу; объектларны саклау, янгыннарны кисәтү, дежур тору мөһим. Миграция режимын үтәү максатыннан кисәтү чаралары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр полиция Яңа ел яллары