Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ирина Митяева гореф-гадәтләрне торгызу өчен тырыша

Чирмешәндә мәдәни чаралар югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрелә, әмма милли йолалар һәм традицияләр онытылып бара, элекке заман бәйрәмнәренә дә, минемчә, халык аз йөри. Бу хактагы фикеремне инде пенсиядә булган мәдәният хезмәткәрләренә җиткергән идем. Алар битараф кына: халык хәзер бик пассив, бу яктан син беркемнән дә ярдәм көтә алмассың, дип җавапладылар. Миңа...

Чирмешәндә мәдәни чаралар югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрелә, әмма милли йолалар һәм традицияләр онытылып бара, элекке заман бәйрәмнәренә дә, минемчә, халык аз йөри. Бу хактагы фикеремне инде пенсиядә булган мәдәният хезмәткәрләренә җиткергән идем. Алар битараф кына: халык хәзер бик пассив, бу яктан син беркемнән дә ярдәм көтә алмассың, дип җавапладылар. Миңа Ирина Митяевага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

Ирина белән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә очраштык. Мин аның янына ни өчен килүемне аңлаттым. Ирина Дмитриевна православие мәдәниятен торгызу, өлкән буын чирмешәнлеләрнең ялын оештыру, мәдәни мирасны яшь буынга калдыру өлкәсендә күптән планнар коруы турында сөйләде. Без киләчәктә бергәләп эшләргә сүз куештык.
Раштуа бәйрәменә әзерләнү белән берничә кеше мәшгуль булды. Ирина үзен оста оештыручы итеп күрсәтте, коллективны туплады. Милли мәдәниятнең чәчәк атуын чын күңелдән теләгән рухани Александр Филимонов та безгә кушылды.
"Рус милли-мәдәни берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе (ул вакытта алар республиканың күп кенә районнарында оешкан иде) активы шулай барлыкка килде. Ирина Митяева оешма советы рәисенең урынбасары итеп сайланды. Православие общинасының эш планында төрле яшьтәге һәм социаль төркемдәге халык өчен күп төрле мәдәни чаралар: лекция-әңгәмәләр, күргәзмәләр, әдәби очрашулар, ретро-музыка кичәләре, православие бәйрәмнәре, концертлар, иганәчеләр, экскурсияләр һәм башка күп нәрсә бар. Боларның барысы да Ирина Митяеваның актив катнашлыгы белән оештырыла. Һәр чараны район хакимияте, мәдәният бүлеге, китапханәләр һәм оешмалар белән килешеп үткәрергә кирәк. Ирина бу эшләрнең барысын да үз өстенә ала. Шунысы куанычлы, һәр чарадан кешеләр канәгатьләнү һәм рәхмәт хисе белән китәләр, катнашучылар саны да арта.
Ирина Митяеваны чирмешәнлеләр оста җитәкче, киң күңелле кеше буларак беләләр. Башланган эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Ул кешеләргә ярдәмчел, кунакчыл, аның өендә еш кына куршеләр, дуслар, туганнар җыела.
Үткән көз - Өлкәннәр көнендә Ирина Митяева үз урамында яшәүче картларны өенә чакырып котлады, тәм-томнар белән сыйлады. Дини бәйрәм - Михайлов көнендә чирмешәнлеләрне "кич утыруга" дәште, бөтен чыгымнарны үзе күтәрде.
Ирина хәзер Чирмешәндә яшәүче ялгыз укытучы 90 яшьлек Анастасия Бочарованы да үз "канаты астына" алды, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Чирмешәннең сул ягындагы Изге чишмәне карап тору мәшәкатенә дә Ирина Митяева алынды, аның территориясендә берничә тапкыр өмәләр оештырды.
Хәзер Ирина Чирмешәндә яшәүче эрзя халкының милли мәдәниятен торгызу өстендә эшли, мордва халык җырлары ансамблен оештыруга кереште. Үзе откан грант акчасына милли киемнәр алды, репетицияләр дә үткәрелде. Озакламый тамашачылар яңа коллективның беренче концертын күрә алачак.
Күптән түгел Ирина Дмитриевна инвалидлар оешмасы рәисенең урынбасары итеп сайланда. Ышанам, бу эше белән дә ул кешеләргә күп ярдәм китерәчәк. Кешеләргә мәхәббәт һәм ихтирам, картлар һәм яшь буынны кайгырту, табигатькә сакчыл карау, милли - мәдәни мирасны югалтмау, авыруларның хәленә керә белү - Ирина Митяеваның тормыш девизы.
Аңа уңышлар телибез.
Валентина Меркулова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр Ирина Митяева гореф – гадәт

2
X