Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында концертлар күп булды

Ноябрь бәйрәмнәрендә мәдәният йортларында тамашачылар еш җыелды. Кайбер авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән күрше авыллар сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. 5 ноябрь көнне туймәтлеләр - Бәркәтә, күтәмәлеләр Казанка халкына концерт тәкъдим иткәннәр. 6 ноябрьдә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәре - Түбән Чегодай, Иске Үтәмеш коллективы - Лашман, туймәтлеләр...

Ноябрь бәйрәмнәрендә мәдәният йортларында тамашачылар еш җыелды. Кайбер авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән күрше авыллар сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар.

5 ноябрь көнне туймәтлеләр - Бәркәтә, күтәмәлеләр Казанка халкына концерт тәкъдим иткәннәр. 6 ноябрьдә Югары Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәре - Түбән Чегодай, Иске Үтәмеш коллективы - Лашман, туймәтлеләр Кармыш халкына сәхнә осталыкларын күрсәткән. 7 ноябрьдә Түбән Кәминкә - утызимәнлеләр, Кармышта - бәркәтәлеләр, Иске Котышта - түбәнкармалкалылар, Иске Сережкино халкы Ульяновка артистларының чыгышын караган.
-Һәр атнаның җомга һәм шимбәсендә, апрель аена кадәр, мондый концертлар дәвам итәчәк,- ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Сүз уңаеннан, популяр җырчы Вил Усманов Түбән Кәминкә, Туймәт, Иске Кади, Лашман, Чирмешән авыллары халкына бәйрәм бүләге ясады, концерт тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәйрәмнәр