Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Түбәнкармалкалылар татарча сөйләшә

Район үзәгендә һәр елны оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балалары өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Быел апрель аенда узачак ярышка без инде әзерләнә дә башладык. Бәйге кагыйдәләре буенча, укучылар үзләре генә татарча сөйләшеп калмады, ә авыл халкын да дәүләт телендә аралашуга җәлеп иттеләр, авылдагы объектларда...

Район үзәгендә һәр елны оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балалары өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Быел апрель аенда узачак ярышка без инде әзерләнә дә башладык.

Бәйге кагыйдәләре буенча, укучылар үзләре генә татарча сөйләшеп калмады, ә авыл халкын да дәүләт телендә аралашуга җәлеп иттеләр, авылдагы объектларда булып, андагы кешеләргә татарча дәштеләр, алар да үз чиратында татарча җавап бирде. Рус авылында татарча кызыклы чара булды бу.

"Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесен оештыручы район газетасы редакциясе, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә һәм бәйгенең иганәчеләре - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга без бик рәхмәтле.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова,

Түбән Кармалка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбәнкармалкалылар татарча сөйләшә Бәйгеләр