Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кемнең чыршысы матуррак?

Район үзәгендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында территорияләрне яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйгегә йомгак ясалды. Хуҗалык исәбендәге оешмалардан "Татнефтедор"ның район автомобиль юллары идарәсе җиңүче дип табылды. Биредә чыршы да бастырдылар, боз стеналар, кардан сыннар да ясадылар, җемелдәвек утлары - гирляндалары да күп иде. Бу группада "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте - икенче,...

Район үзәгендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында территорияләрне яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйгегә йомгак ясалды.


Хуҗалык исәбендәге оешмалардан "Татнефтедор"ның район автомобиль юллары идарәсе җиңүче дип табылды. Биредә чыршы да бастырдылар, боз стеналар, кардан сыннар да ясадылар, җемелдәвек утлары - гирляндалары да күп иде.

Бу группада "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте - икенче, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" - өченче.

Бюджеттагылардан, "Юбилейный" боз сараен җиңүче дип таптылар. Район үзәк больницасы - икенче, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге һәм балалар сәнгать мәктәбе - өченче урын ияләре.

ТР хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге, "Кәрвансарай" сәүдә үзәге, райпо идарәсе,

"Энерготехсервис" җәмгыяте кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

Бәйгедә җиңүчеләрне район Советында үткән чираттагы планеркада истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

Сүз уңаенда, җиңүчеләрне, яңа ел мәйданчыкларын һәм территорияләр бизәлешен, алдан ук тикшереп, махсус комиссия билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр