Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үзең белгәнне башкаларга да өйрәт

Мәктәп укучысы әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен... кулланган газ, ут, су яки башка төрле хезмәтләрдән файдаланган өчен электрон рәвештә түләргә өйрәтергә тиеш. Әлеге замана ысулына күбрәк кешене тартучыларга бүләкләр дә шәп булачак. Республикада "IT-чемпион" бәйгесе шул максаттан игълан ителде. Аның шартлары буенча, "Иң актив укучы" номинациясендә катнашучы бала олыларны республиканың uslugi.tatarstan.ru дип...

Мәктәп укучысы әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен... кулланган газ, ут, су яки башка төрле хезмәтләрдән файдаланган өчен электрон рәвештә түләргә өйрәтергә тиеш. Әлеге замана ысулына күбрәк кешене тартучыларга бүләкләр дә шәп булачак.


Республикада "IT-чемпион" бәйгесе шул максаттан игълан ителде. Аның шартлары буенча, "Иң актив укучы" номинациясендә катнашучы бала олыларны республиканың uslugi.tatarstan.ru дип аталучы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм шуннан интернет аша түләүләр башкаруны өйрәтергә бурычлы. Ә инде сабакны алучы исә "кабинетында" остаз-укучының "Татарстандагы электрон мәгариф" системасындагы логинын кертергә тиеш. Шушы рәвешле укучы үзенә баллар җыя.

"IT-чемпион" бәйгесендә, катнашучы буларак, районыбыздан 1272 укучы теркәлде.

Иң мөһиме - конкурсант "электрон түләү"ләргә күбрәк кеше җәлеп итсен. Бу очракта укучының яхшы бүләк алырга мөмкинлекләре арта, - ди районның мәгълүмати-методик үзәк директоры Илдар Миргалимов. - Бәйгене оештыручылар райондагы иң актив укучыны (беренче өч урын) iPad планшеты белән бүләкләячәк. Җыелган балларын укучылар бүләк һәм сувенирларга да алыштыра ала.

"Татарстанның дәүләт һәм муниципаль порталын үстерү" - бәйгенең икенче номинациясе. Анысында катнашып, укучылар программалау, дизайн өлкәсендәге иҗади осталыкларын, идеяләрен тәкъдим итә.

Конкурс ел ахырына кадәр өч этапта узачак. Хәзер аның беренче этабы - ул 24нче майга кадәр дәвам итә. Икенчесе - 25нче майдан 1нче сентябрьгә кадәр һәм өченчесе - 2нче сентябрьдән 20нче декабрьгә чаклы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйгеләр

2
X