Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чиста җирдә пычратмыйлар

Иске Кади - районда иң төзек, иң чиста авыл. Быел иң төзек торак пунктны ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә беренче урын шушы торак пунктка бирелде. Җиңүче буларак, аңа Диплом һәм 50 мең сум премия-сертификат та тапшырдылар. Комиссиягә Иске Кадида йортлар, биналар, урамнарның, территорияләрнең чисталыгы, чишмәләрнең төзеклеге нык ошаган. Монда яшәүчеләр, гомумән,...

Иске Кади - районда иң төзек, иң чиста авыл.
Быел иң төзек торак пунктны ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә беренче урын шушы торак пунктка бирелде.



Җиңүче буларак, аңа Диплом һәм 50 мең сум премия-сертификат та тапшырдылар.

Комиссиягә Иске Кадида йортлар, биналар, урамнарның, территорияләрнең чисталыгы, чишмәләрнең төзеклеге нык ошаган. Монда яшәүчеләр, гомумән, бар эшкә дә уңган.

Иске Элмәленең дә үз йөзе бар дияргә мөмкин. Быел авылны аеруча нык чистартканнар. Урамнардагы чүп-чарны, кирәксез материалларны җыештырганнар. Биредә яңа мәдәният йорты төзелде, мәктәп үзгәртеп корылды, чиркәү төзелә. Алар барысы да авылга ямь биреп тора.

Кайбер эшләрне игътибарга алсалар, Кармыш бу бәйгедә алгарак та узарга мөмкин. Монда элек-электән күп һәм нык йортлар салалар. Административ биналарны үзенчәлекле итеп төзегәннәр. Алар тирәсе, нигездә, гел чиста.

Юллары да әйбәт. Бу торак пункт быел өченче урында.

Чисталык буенча Чумачка һәм Иске Үтәмеш мактауга лаек. Алар - кызыксындыру премияләре алучылар.

Комиссия районның барлык торак пунктларында да булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка, Әмир, Бәркәтә һәм башка кайбер авыллар да яхшы яктан билгеләп үтелде, ә менә Лашман, Югары Кәминкә, Югары Кармалка, Туймәт һәм тагын берничә торак пункт чисталык буенча үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмыйлар.

"Мондый бәйгеләрне республика күләмендә дә оештырырга кирәк, сезнең үрнәк игътибарга лаек",- дип, бу чарада катнашкан ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров әйләнә-тирә мохитне чисталау мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә өндәде. Чиста җирдә, гадәттә, пычратмыйлар да, пычратмасаң җыештырырга да булмый.

Бәйгенең йомгаклау тантанасында Иске Элмәле, Кармыш, Чумачка, Иске Үтәмеш авылларын да бүләкләделәр.

Районда иң төзек торак пунктны киләсе елда да ачыкларга килешенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр

2
X