Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җиңүче Казанга бара

"Автоханым-2013" район конкурсының җиңүчесе Флүзә Мисбаховага август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк. Соңгы вакытта районда да машина йөртүче хатын-кызлар саны шактый артты. Әмма "Автоханым" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр генә аз булды. Дөресен әйткәндә, ел да диярлек бер үк кешеләр килә. - "Автоханым"да бишенчеме, алтынчымы тапкыр...

"Автоханым-2013" район конкурсының җиңүчесе Флүзә Мисбаховага август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

Соңгы вакытта районда да машина йөртүче хатын-кызлар саны шактый артты. Әмма "Автоханым" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр генә аз булды.
Дөресен әйткәндә, ел да диярлек бер үк кешеләр килә.
- "Автоханым"да бишенчеме, алтынчымы тапкыр катнашам, - ди район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләүче Зилә Мингулова. - Минем өчен бик яхшы: юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерәсең, үзеңне башкалар белән чагыштырасың.
Сүз уңаеннан, бу бәйгедә Зилә өченче урынга лаек булды.
Чирмешән лицее укытучысын Флүзә Мисбахованы да тәҗрибәле машина йөртүче дип була.
- Өченче класста укыганда ук, абыем беренче тапкырмашина руле артына утырткан иде,- ди Флүзә. - Машина йөртүче таныклыгын 15 ел элек алдым.
"Ландыш" балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Гөлфия Ибәтова да праваны күптәннән алган булса да, машинада сигез ел элек кенә йөри башлаган.
"Автоханым"да ул икенче тапкыр катнаша.
- Бүген машинасыз яшәүне күз алдына китерү дә авыр, - ди бәйгедә икенче урынны яулаган Гөлфия. - Хәзер инде автомобиль байлык билгесе түгел, тормышны уңайлы итү чарасы. Дөресен әйткәндә, мин үзем машинада йөрергә бик яратмыйм, ләкин аңардан башка өлгереп булмый шул.
"Шатлык" кафесы мөдире Раифә Закирова һәм Пенсия фондының район идарәсе белгече Рәзинә Назыйрованың бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары икән.
- Җиңү яуламасак та, ярыш ошады. Бер-беребез белән аралаштык, үзебезне дә сынап карадык, башкаларның да ничек йөртүләрен күзәттек,- диләр алар.
- Статистика мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар юлда йөрү кагыйдәләрен ир-атларга караганда сирәгрәк бозалар,- ди, җиңүчеләрне котлап, ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Гүзәл затлар, нигездә, куркынычсызлык каешын каптырмыйлар яисә, балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткәннәре өчен аларга штраф салырга да туры килә.
Кызганычка каршы, исерек килеш машина йөрткән хатын-кызларны да тоткарлаган бар.
Мин сезгә юлларда исән-имин, тәртипле йөрүегезне телим.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр