Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Раушания Зөфәрова - “Ел тәрбиячесе“

"Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Раушания Зөфәрова "Ел тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады. "Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) узган бәйгенең финалында алты кеше көч сынашты. Үз бакчаларының данын район үзәгеннән: "Чишмәкәй"дән Наилә Сабирова, "Ландыш"тан Ирина Суворова, "Ромашка"дан Раушания Зөфәрова, "Каенкай"дан Валентина Никонова; Күтәмәдән Ирина Семайкина, Ивашкинодан Елена Утриванова якладылар....

"Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Раушания Зөфәрова "Ел тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады.


"Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) узган бәйгенең финалында алты кеше көч сынашты. Үз бакчаларының данын район үзәгеннән: "Чишмәкәй"дән Наилә Сабирова, "Ландыш"тан Ирина Суворова, "Ромашка"дан Раушания Зөфәрова, "Каенкай"дан Валентина Никонова; Күтәмәдән Ирина Семайкина, Ивашкинодан Елена Утриванова якладылар. Конкурс ике этапта узды. Беренчесендә тәрбиячеләр балалар белән ачык чара күрсәтергә тиеш иделәр, ә инде йомгаклау турында хезмәттәшләре каршында чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

-Минемчә, сабыйларны яратмасаң, балалар бакчасында эшләп булмый, - ди бәйгенең җиңүчесе Раушания Шамил кызы. - Мин балаларны бик яратам, шуңа да эшемне дә күңелемне биреп башкарам.

Раушания Зөфәрова бакчада инде алты ел хезмәт куя. Ул әүвәл Түбән Камада педагогика училищесын тәмамлаган, аннан соң читтән торып югары уку йортында да белем алган.

Март аенда "Ел тәрбиячесе" һәм икенче урын иясе Ирина Семайкина Лениногорскида узачак зона ярышларында да үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Сүз уңаеннан, районда мәктәпкәчә яшьтәге 25 балалар учреждениесе исәпләнә, аларда 230 бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларында 230 кеше хезмәт куя, шуларның 94се - тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр