Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иң төзек авылны ачыклыйбыз

Районда быел да иң төзек торак пунктларны ачыклап, аларны премияләр белән билгеләп үтәчәкләр. Бәйгедә беренче урын алучыны - 100 мең, икенчесе - 75 мең, өченче урын иясен 50 мең сум акча - бүләк көтә. Кызыксындыру премияләре дә бар. Махсус комиссия бу атнада торак пунктларның төзеклеген, чисталыгын тикшерә башлады да. Бәйгедә...

Районда быел да иң төзек торак пунктларны ачыклап, аларны премияләр белән билгеләп үтәчәкләр.

Бәйгедә беренче урын алучыны - 100 мең, икенчесе - 75 мең, өченче урын иясен 50 мең сум акча - бүләк көтә. Кызыксындыру премияләре дә бар.
Махсус комиссия бу атнада торак пунктларның төзеклеген, чисталыгын тикшерә башлады да.
Бәйгедә 18 авыл җирлеге, 47 торак пункт катнаша. Искәрмә буларак, район үзәге анда катнашмый. Комиссия членнары торак пунктлардагы юл билгеләрен, урам исемнәрен һәм йортларның номерларын, һәйкәлләр, оешмалар, йорт тирәләренең, юлларның торышын, чишмә буйларының хәлен биш баллы шкала буенча бәяли.
Тикшерү Иске Котыштан башланып китте. Үткән ел белән чагыштырганда, авыл нык чистарган, матурланган, мәдәният йорты, мәктәп тирәләрендә тәртип, чәчәкләр дә үсә. Тик буш йортлар байтак, алар чүп үләннәре эчендә утыра. Тузган, кыйшайган коймалар да авылны бизәми.
Комиссия членнары Иске Кади авыл җирлегенә керүче торак пунктларга юл тотты. Олы юлдан Иске Кадига борылган җирдә зур аншлаг урнаштырылган.
Авылның үзәгендә, төп оешмалар урнашкан җирләрдә тәртип һәм бу матурлыкны күрми калмыйсың. Авылны заманча матур йортлар бизи, өй алларында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Тик нефтьчеләр көче белән төзекләндерелгән "Батырша" чишмәсен күргәч кенә кәеф кырылды. Изге урынны кычыткан баскан, биредә ял итүчеләр үзләреннән калган чүпне җыюны да кирәк дип тапмаганнар.
Комиссия башка авылларга һәм поселокларга да барачак.
Бәйгегә сентябрь аенда йомгак ясалачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйгеләр