Беренче катнашу – беренче җиңү
"Ромашка" балалар бакчасы ("Чирмешән") тәрбиячесе Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының район этабы җиңүчесе. Аның турында мәгълүмат һәм аның эшләре республикага җибәрелә. - Мондый конкурста беренче генә катнашуым. Көндәшләрем дә көчле иде,- ди 22 ел стажлы тәрбияче. Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" исеменә лаек булса, Гөлия Назыйрова ("Чишмәкәй" балалар бакчасы, Чирмешән) һәм...
"Ромашка" балалар бакчасы ("Чирмешән") тәрбиячесе Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының район этабы җиңүчесе. Аның турында мәгълүмат һәм аның эшләре республикага җибәрелә.
- Мондый конкурста беренче генә катнашуым. Көндәшләрем дә көчле иде,- ди 22 ел стажлы тәрбияче.
Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" исеменә лаек булса, Гөлия Назыйрова ("Чишмәкәй" балалар бакчасы, Чирмешән) һәм Гөлия Хәсәншиналар (Лашман) - призерлар.
- Ярышта 10 тәрбияче катнашты, шуларның 6сы финалга үтте,- ди мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Диләрә Мәгъсумова. - Финалда 6 тәрбияченең иң-иңнәрен ачыкладык.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев