Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән район газетасын чыгару өчен төнлә дә эшли идек

28 яшемдә район газетасы редакциясенә тәрҗемәче булып эшкә урнаштым һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куйдым. Инде эштән туктаганыма 20 елдан артык вакыт үтсә дә, үткәннәр бүген дә төшкә керә. Имеш, мин материал тәрҗемә итәм икән, ә Евгений Алексеевич: "Тәрҗемә иткән өлешен бир, мин карый торам," - ди. Без Евгений Ромин...

28 яшемдә район газетасы редакциясенә тәрҗемәче булып эшкә урнаштым һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куйдым. Инде эштән туктаганыма 20 елдан артык вакыт үтсә дә, үткәннәр бүген дә төшкә керә. Имеш, мин материал тәрҗемә итәм икән, ә Евгений Алексеевич: "Тәрҗемә иткән өлешен бир, мин карый торам," - ди.

Без Евгений Ромин белән бер елда (1967) редакциягә эшкә килдек. Аны коллектив белән армия хезмәтенә озаткан да хәтердә.
Мин эшләгән дәвердә 5 редактор алмашынды. Беренчесе Әсхәт Сөләйманов иде.
Элек район газетасы атнага өч тапкыр чыга, материаллар күп, тәрҗемәчеләр дә икәү идек. Венера Заһитова, Фәридә Сафина, Гөлнара Азоркиналар белән бергә эшләдек. Язмалар күп, өлгермәгән вакытта өйгә алып кайтып тәрҗемә иткән вакытлар да булды.
Безгә хәзерге кебек матур, җылы биналарда эшләү язмады. Рус редакциясе - бер, татар редакциясе икенче бинада утыра иде. Типографиядә, суык бинада, салкын тимер тотып эшләүчеләргә аеручы авыр булды. Алар газетаны вакытында почтага озату өчен еш кына төнгә кадәр калып та эшләделәр.
Шулай да элеккегеләр, хезмәттәшләр сагындыра. Очрашсак, сөйләшеп сүзләр бетми.
2016 елда район газетасына 85 ел була икән. Бу вакытта ул исемен генә түгел, йөзен дә үзгәртте. Мин дә аны көтеп алып, яратып укыйм.
Анна Суворова.
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Безнең Чирмешән редакция