Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

“Безнең Чирмешән“ газетасында колхозлар турында күбрәк язсагыз иде

Район газетасының килгәнен карчыгым белән түземсезлек белән көтеп алабыз. Кайвакыт "башта мин укыйм да, мин укыйм" дип, сүзгә керергә дә туры килгәли әле. Чөнки бөтен район хәбәре шунда бит, яңалыкларны тизрәк беләсе килә. Өйдә утыручы пенсионерларга барысы да кызык. Элек колхозда эшләгәнлектән, тирә-күрше авылларда да танышларым, дусларым байтак. Әле менә...

Район газетасының килгәнен карчыгым белән түземсезлек белән көтеп алабыз. Кайвакыт "башта мин укыйм да, мин укыйм" дип, сүзгә керергә дә туры килгәли әле. Чөнки бөтен район хәбәре шунда бит, яңалыкларны тизрәк беләсе килә. Өйдә утыручы пенсионерларга барысы да кызык.

Элек колхозда эшләгәнлектән, тирә-күрше авылларда да танышларым, дусларым байтак. Әле менә Бәркәтәдән ирле-хатынлы Кадермиевларның бер-бер артлы диярлек "китеп баруларын" газетадан укып белдем. Аларны яхшы белә идем. Мәрхүмнәрнең урыннары оҗмахта булсын. Күрше Кармыш авылыннан Оркыя апага 75 яшь тулган икән. Балалары "Безнең Чирмешән"гә котлау биргән. Менә шулай, яхшысын да, начарын да газета аша "ишетәбез" инде без.
Хәбәрләрне беренче биттән ахырына кадәр укып чыгам. Элек колхозлар турында күп язалар иде. Хәзер авыл хуҗалыгында көчле хуҗалыклар, ни кызганыч, бик азрак. Шулай да алардагы эшләр хакында ешрак язсагыз иде. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә нишләптер дәшми. Терлекчелектәге, игенчелектәге хәлләр турында алар да газета аша үз фикерләрен белдерсеннәр.
Федор Трофимов.
Әккәрәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән Район газетасына – 80 ел