Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Безнең Чирмешән“гә шахматчылар килде

Район шахматчылары бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә көч сынаша. Инде традициягә әверелгән бу спорт бәйрәмендә быел 54 ир-ат, хатын-кыз, яшүсмер егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары алты группага бүленеп уйный. Араларында турнирның былтыргы җиңүчесе Утыз Имәннән элеккеге офицер, 68 яшьлек Самат Ризванов, Яңа Элмәледән шулай ук 68 яшьлек Анатолий Иванов, Ульяновкадан...

Район шахматчылары бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә көч сынаша.

Инде традициягә әверелгән бу спорт бәйрәмендә быел 54 ир-ат, хатын-кыз, яшүсмер егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары алты группага бүленеп уйный. Араларында турнирның былтыргы җиңүчесе Утыз Имәннән элеккеге офицер, 68 яшьлек Самат Ризванов, Яңа Элмәледән шулай ук 68 яшьлек Анатолий Иванов, Ульяновкадан Петр Иванов кебек тәҗрибәле, оста уенчылар да бар.
Иске Кадидан Римма Баянова да көчле уенчы. 69 яшьлек ветеран элегрәк хәтта дәрәҗәле бәйгеләрдә дә призлы уеннар яулаган.
Быелгы турнирда катнашучыларның күбесе яшьләр булу да сөендерә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышта җиңүчеләргә төп иганәче - Түбән Камада яшәүче, зур төзелеш трестында профком рәисе булып эшләүче, Кармышта туып үскән игелекле якташыбыз Фәгыйль Бәкер улы Гатиятовның бүләкләре тапшырылачак.
"Безнең Чирмешән" газетасы һәм "Татспецнефтехимремстрой" тресты җәмгыяте призларына оештырылган бу бәйге чыгымнарын "Бердәм Россия" партиясенең район бүлеге, райпо, үзәк ашханә дә күтәрешә.
Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы Безнең Чирмешән