Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән“ өчен 300дән артык райондашыбыз тавыш биргән

"Татмедиа"ның легендар брендлары" конкурсында "Безнең Чирмешән" район газетасы өчен 300дән артык райондашыбыз тавыш биргән. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект...

"Татмедиа"ның легендар брендлары" конкурсында "Безнең Чирмешән" район газетасы өчен 300дән артык райондашыбыз тавыш биргән.

Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр.
Проект кысаларында "Безнең Чирмешән" ("Трактор", "Ленин юлында") район газетасының архивыннан уникаль документлар, язмалар, фоторәсемнәр белән танышырга мөмкин.
Хөрмәтле райондашларыбыз, егетләр һәм кызлар, мәктәп укучылары!
"Безнең Чирмешән" сайтында http://tatmedia.ru/legends/58/ сылтамасы буенча район газетасы өчен тавыш бирүдә барыгыз да актив катнашырсыз дип ышанабыз.
Тавыш бирү 2015 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән райондашлар легендарные бренды