Безнең Чирмешән тег белән яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы - ел лидеры
Район газетасы "Ел лидеры - 2014" бәйгесенең "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә танылып Диплом белән бүләкләнде. Басма мәгълүмат чаралары арасында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән җиңүчеләрне шушы көннәрдә тантаналы шартларда бүләкләделәр. "Безнең Чирмешән" - Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрүче "Табигать һәм кеше" республика конкурсында икенче урын...
-
Чирмешәнлеләр газетасыз яши алмый
"Безнең Чирмешән"гә язылу өчен нибары 5 көн вакыт калды. Райондашларыбызның күбесе киләсе елда да "Безнең Чирмешән" газетасына тугры кала, аңа 3200 данә заказ карточкасы тутырылган инде. Ивашкино, Күтәмә, Иске Элмәле, Иске Котыш, Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәләрендә район газетасына, башка матбугат басмаларына да, байтак халыкны яздырырга өлгерделәр, аларда план үтәлде яки...
-
Газета бәхәсләштерә дә белә
Без - сугыш арты чоры балалары. Яшьлек елларыбызда Чирмешәнебезнең ничек яшәвен район газетасы аша күзәтеп бардык. Элек ул "Ленин юлында" дип атала иде бит. Аңа һәм аның бүгенге дәвамчысы "Безнең Чирмешән"гә бер елны да язылмыйча калганыбыз юк. Чөнки район, бөтен авыл хәбәрләре шунда. Берәр сәбәп белән газета соңгарак калып килсә...
-
Чирмешән кибетләрендә дә азык-төлек кыйммәтләнде
Соңгы вакытта азык-төлеккә бәяләр артуы турында күп язалар, еш сөйлиләр. Һәрвакыттагыча, карабодай ярмасы - игътибар үзәгендә. Җитәкчеләр: - Карабодай җитәрлек! - дип борчылмаска чакыра. Ләкин халык үзенчә фикерли. Запас белән яшәү безнең канга сеңгән. Бу тема белән кызыксынып, реклама ясау өчен түгел, бүген, 14 ноябрьдә, район үзәгендәге сәүдә нокталарын йөреп...
-
Барысы да – бер басмада
Без район газетасын гел алдырабыз. Әле шул көннәрдә киләсе елның беренче яртысына да язылдым. "Безнең Чирмешән"нән райондагы барлык яңалыкларны белеп була. Безгә, пенсионерларга, барысы да кызык, кайда нәрсә төзиләр, нәрсә ачтылар, нинди чаралар үткәрделәр - газетадагы язмалар аларны тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә. Элек мәгариф системасында эшләгәч, билгеле, мин мәктәп тормышы,...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы - конкурс җиңүчесе
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы оештырган бәйгедә җиңеп, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе Диплом һәм премия белән бүләкләнде. Газетабыз "Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма" номинациясендә массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан өчен шулай билгеләп үтелде. 2013 нче ел йомгаклары буенча, бәйгедән Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор...
-
“Безнең Чирмешән“гә - иске бәяләрдән
1 апрельдән, 2014 елның икенче яртысында алдыру өчен, газета-журналларга яздыра башлыйлар. Дөрес, моңа кадәр дә ташламалы бәяләрдән матбугат басмаларына язылу мөмкин иде. Ташламалы бәяләрдән язылу башлангач, райондашларыбыз 120 заказ карточкасы тутырган, шуның 80нән артыгы район газетасына. 1 апрельдән газета-журналларга язылу сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Ташламалы бәядән язылу өчен берничә көн вакытыгыз бар...