Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән“ көлдерә

"Безнең Чирмешән" көлдерә Анда хоккейчылар гына Наҗия апа санаторийга барырга җыена. -Барган-барган бер "егет" тә карап кайт инде, - ди аңа күршесе. Кайткач, Наҗия ападан, билгеле, бу хакта да сорыйлар. -Кая анда егет, барысы да хоккейчылар, - ди ул. -Соң, сиңа хоккейчы ярамыймы? -Ярый да бит, анда таякка таянган бабайлар...

"Безнең Чирмешән" көлдерә

Анда хоккейчылар гына
Наҗия апа санаторийга барырга җыена.
-Барган-барган бер "егет" тә карап кайт инде, - ди аңа күршесе.
Кайткач, Наҗия ападан, билгеле, бу хакта да сорыйлар.
-Кая анда егет, барысы да хоккейчылар, - ди ул.
-Соң, сиңа хоккейчы ярамыймы?
-Ярый да бит, анда таякка таянган бабайлар гына ял итте шул, - дип елмая гомере буе ялгыз яшәгән Наҗия апа.
Пылау ашаган кебек
Клубта бию кичәсеннән соң, Алмаз күрше урам кызын озата бара. Беренче генә тапкыр түгел.
-Беләсеңме, мин сине төшемдә дә күрәм, эштә дә гел сине генә уйлап йөрим. Яратамдыр ахры, - ди ул Галиягә, мәхәббәтен аңлатып.
Шактый чая кызның мондый матур сүзләрне күбрәк ишетәсе килә, егеткә сорау биреп куя: -Тагын, тагын нәрсәләр була?
Алмаз сүзне озакка сузмый:
-Ничек кенә аңлатыйм икән. Менә синең пылау ашыйсың килә ди, аны ашарга җай чыга һәм бик рәхәт булып китә. Мин дә үземдә шундый халәт сизәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән юмор

2
X