Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе кунаклар җыйды

2015 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, җиңүчеләрне билгеләп, аларга бүләкләр тапшырды. Кунакларны редакциягә Яңа ел алдыннан, нәкъ 31 декабрь көнне чакырдык. Ивашкино элемтә бүлекчәсе һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Быел да, 2014тә дибез, шулай булды. Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында халык газета-журналларга язылуны соңгы...

2015 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, җиңүчеләрне билгеләп, аларга бүләкләр тапшырды.

Кунакларны редакциягә Яңа ел алдыннан, нәкъ 31 декабрь көнне чакырдык.
Ивашкино элемтә бүлекчәсе һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Быел да, 2014тә дибез, шулай булды. Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында халык газета-журналларга язылуны соңгы көннәргә калдырганы юк. Монда хат ташучылар Нина Сипатрова һәм Людмила Гавриловаларның тырышлыгын һәм бүген лаеклы төстә бүләк алган бүлекчә начальнигы Галина Владимированың подписканы яхшы оештыруын мактап үтәргә кирәк.
-Яңа елның беренче яртысына да район газетасына 200 данәдән артык заказ карточкасы тутырдык,- ди Галина Владимировна. - Авылдашлар "Наш Черемшан" газетасын яратып укыйлар, аңа бик теләп язылалар.
Лашман элемтә бүлекчәсе начальнигы Рушания Миһманова 20 елдан артык почтада эшли, 2003 елдан бирле бүлекчә начальнигы вазыйфаларын башкара.
-Шул почтадан башка бүтән эш бар дип уйламадым да инде,- ди Рушания Вәгыйз кызы.- Быел да планны үтәдек, 1150 данә вакытлы матбугатка заказ карточкасы тутырылды, шуларның 285се - район газетасына.
Рушания Миһманова да җиңүчеләрнең берсе дип танылды һәм редакция бүләгенә ия булды. Кармыш элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Минһаҗевага хат ташучы эшен дә башкарырга туры килә. Бүген башка кайбер элемтә бүлекчәләре начальниклары да халыкка почта тараталар икән. Җиңел булмаса да, Минзилә Хөснулла кызы үз эшенә зур җаваплылык белән карый, корреспонденцияне халыкка вакытында җиткерергә тырыша. Аның хезмәте дә бәяләнмичә калмады, ул шулай ук бүләк алучылар арасында.
Сосновкада яшәүче хат ташучы Надежда Тимирясова инде 14 ел авылдашларына хезмәт күрсәтә.
-Мин почтаны таратып чыгам да, өйгә кайтып керүгә, үзем газета укырга утырам,- ди Надежда Дмитриевна. - Әүвәл район газетасын укып чыгам, чөнки аны ирем Андриян да түземсезлек белән көтеп тора.
Сүз уңаеннан, Тимирясовлар үзләре 7 басмага заказ карточкасы тутырганнар. Григорий Владимиров, Нина Охотникова, Нина Осиповалар да күпләп газета-журнал алдыралар икән.
-Редакция коллективына Яңа елда уңышлар, безне - газета укучыларны һәрвакыт кызыклы, актуаль язмалар белән сөендереп торуыгызны телим,- ди Надежда Тимирясова.
Район газетасы коллективы истәлек бүләген Кече Чегодай авылында гомер итүче 73 яшьлек Валентина Плотниковага да тапшырды.
-Матбугатка язылу башлануга мин газета-журналларга заказ биреп куям,- ди Валентина Тимофеевна.- Һәм инде беренче чиратта "Наш Черемшан" газетасына язылам.Районның барлык хәбәрләрен шуннан белеп торабыз. Газетагыз өчен дә, бүгенге бүләгегез өчен дә зур рәхмәт сезгә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән подписка Район газетасына – 80 ел