Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районындагы кайбер хуҗалыкларда чәчүлек орлык бик чүпле

Язын район хуҗалыкларында 62 мең гектар мәйданда чәчү уздырылырга тиеш. Моның өчен 9 мең 500 тонналап орлык кирәгәчәк. Амбарларда орлык бар барын, тик аларның сыйфаты ташка үлчим, дип борчыла районның үсемлекчелек тармагы белгечләре. Орлыкларның сыйфатын күзәтүче "Россельхозцентр"ның Чирмешән бүлеге агрономнарының "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының "симәнә" запасларына бернинди дәгъва лары юк....

Язын район хуҗалыкларында 62 мең гектар мәйданда чәчү уздырылырга тиеш. Моның өчен 9 мең 500 тонналап орлык кирәгәчәк. Амбарларда орлык бар барын, тик аларның сыйфаты ташка үлчим, дип борчыла районның үсемлекчелек тармагы белгечләре.


Орлыкларның сыйфатын күзәтүче "Россельхозцентр"ның Чирмешән бүлеге агрономнарының "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының "симәнә" запасларына бернинди дәгъва лары юк. Ивашкинолылар җитәрлек тә, яхшы да орлык әзерләп куйган. Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыяте һәм "Күтәмә АГРО фирмасы" игенчеләрен дә бу яктан мактап була. Ә менә "Алга" хуҗалыгының хәстәрләнгән бер килограмм да чәчүлек материалы юк. "Кара Чишмә"дә, "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә орлыклар чүпле икән. Ульяновкадагы "Иванов Ю.С." КФХсында бөртеклеләрнең тишелеше начар: артык киптергәннәр.

-Хәзер үзебезнең лабораториядә хуҗалыклардан китерелгән орлыкларның сыйфатын бар яктан берәмтекләп тикшерәбез. Кызганыч, әлегә анализланган бөртекләрнең 41 проценты сыйфатсыз. Гади генә әйткәндә, бу орлыклар искергән, - ди "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Шәхси хуҗалыкларда уңган бакчачылар берничә ел саен бәрәңге орлыгын яңартып тора бит - шуның кебек инде. Кырларга да яхшы сортлы орлыклар чәчелергә тиеш.

Язга район хуҗалыкларында иң күбе бодай, арпа чәчәргә планлаштыралар. Киләсе елда "Лениногорск агрофирмасы" Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка кырларында 1000 гектарда шикәр чөгендере икмәкче. "Чирмешән АГРО" да шикәр чималы мәйданнарын 1000 гектар мәйданда үстерергә ниятләгән (быел 700 гектарлап иде). Башка хуҗалыклар исә әлеге культура өчен көздән җир мәйданнары әзерләп калдырмаган.

Фәнил Шәйхетдинов әйтүенчә, хуҗалыкларда борчак үстерү кимегәннән кими бара. Быел "Лениногорск агрофирмасы" безнең район кырларында әлеге кузаклыларны 550 гектарда иккән. Гектардан уртача 22 центнер уңыш алганнар. Үзебезнең хуҗалыклар аз-азлап, барлыгы 500ләп гектар мәйданда борчак үстерделәр.

Бу арада республикада карабодай бәясе күтәрелү белән бәйле ыгы-зыгы кузгалды. Әлеге культураны бездә игәләрме? Белешүебезчә, быел аны районның өч хуҗалыгында: Кармыштагы "Хәйрисламов А.Х.", Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында үстергәннәр. Җәмгысы 220 гектарда. Сүз уңаеннан, белгечләр әйтүенчә, бүген аның бөртегенең килограммын 20 сумнан сатып җибәрергә мөмкин ди.

-Быел район хуҗалыкларында бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача 16,5 центнер уңыш җыеп алынды. "Лениногорск агрофирмасы"нда бу күрсәткеч - 21, Лагеркадагы "Моляков В.А." КФХсында - 27, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 32, "Сөлчә"дә - 18,6 центнер, - ди Фәнил Шәйхетдинов. - Ә менә Ульяновкадагы "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгында гектарыннан 8, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятендә 8,3, "Кара Чишмә"дә уңыш 9 центнер гына тәшкил итә. Бер үк шартларда шундый төрле күрсәткечләр. Корылык чорында "агрономик юрган" ысулы кулланып, үсентеләрне яфрактан препаратлар белән тукландыручылар, алдагы көздән җирләрне сабан белән әйләндереп сөрүчеләр отты.

Сөрү, дигәннән, районда көздән 48мең гектар чәчүлек мәйдан эшкәртелергә тиеш иде. Хуҗалыклар шуның бары 27 мең гектарын гына җиңдерә алган. Дөрес, шул ук "Күтәмә АГРОфирмасы"нда,"Сөлчә" хуҗалыгында, "Лениногорск агрофирмасы"нда бу технологик чара тулысынча башкарылды. Ә менә "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, эшкәртелергә тиешле 8160 гектар мәйданнарның 858 гектарын гына каралттылар. "Кара Чишмә"дә дә 1096 урынына 200 гектар гына җир эшкәртелгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авыл хуҗалыгы Орлыклар