Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында арыш чәчәләр

"Сөлчә", "Чирмешән АГРО", "Иванов Ю.С.", "Макаров Г.Ф." хуҗалыкларында инде берничә көн арыш чәчәләр. Ашыгулары яхшы, чөнки соңгы, корылык­лы елларда арыш һәм уҗым бодае үзен нык аклый -бөртеге дә, саламы да сабанашлыкныкына караганда күбрәк булды. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда мәсәлән, быел уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача - 26, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында -...

"Сөлчә", "Чирмешән АГРО", "Иванов Ю.С.", "Макаров Г.Ф." хуҗалыкларында инде берничә көн арыш чәчәләр.
Ашыгулары яхшы, чөнки соңгы, корылык­лы елларда арыш һәм уҗым бодае үзен нык аклый -бөртеге дә, саламы да сабанашлыкныкына караганда күбрәк булды. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда мәсәлән, быел уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача - 26, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында - 25 "Лениногорск Агрофирмасы"нда 23 центнер уңыш җыйдылар.

-Быел район буенча кимендә 20 мең гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчү бурычы куелды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Бездә моның өчен кирәк мәйданнарны тизрәк эшкәртү сорала, пар җирләре күп түгел бит. Вакыт җитте, көтеп тормаска, көн-төн чәчәргә кирәк.
Уракка килгәндә, әлегә бөртекле кузаклыларның 11 мең 264 гектарыннан (тиеш­ле­нең 27 проценты) уңыш суктырып алынган. "Чирмешән АГРО", "Лениногорск Агро­фир­масы" җәмгыять­ләрен­дә барлык мәй­дан­нар­ның 49-54 про­цент өлешендә комбайннар узган да. "Татагро"да урак төгәлләнде. Әлегә гектар көче 14 цен­т­­нер чамасы.
Бүген комбайннар арпа участокларында. Солы да суктырырлык була. Бу культуралар тигез өлгерми, әмма, озакка сузсаң, өлгергән бөртек коелып әрәм булачак. Гомумән, берьеллык культураларның бөртеген суктырып алсаң яхшы, чөнки быел фуражга да кытлык туарга мөмкин.
Аяз, җылы көннәрдә салам җыюны, чәчүлек орлык хәстәрләүне дә тизләтү сорала.
Августта җирләрен туңга сөреп калдыр­ган хуҗалыклар да ота. Җирне тирәнәйтеп эш­кәртү дым сакларга булышачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы көзге чәчү уҗым культуралары участокларында эшлиләр