Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районына инвесторлар килә

"Татагролизинг" җәм­гыяте "Лениногорск агрофирма­сы"ның Чирме­шән бүлекчәсе бы­ел 2300 гектар мәй­дан­да бөртекле куль­туралар, 1200 гектарда шикәр чөгендере, 510 гектарда борчак чәчәргә планлаштыра. Әлеге инвестор узган елны ук Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе кырларын - барлыгы 7300 гектарны арендага алып, бу җирләрнең күп өлешендә бөртек­ле культуралар үстергән, гектарыннан 20,2 центнер...

"Татагролизинг" җәм­гыяте "Лениногорск агрофирма­сы"ның Чирме­шән бүлекчәсе бы­ел 2300 гектар мәй­дан­да бөртекле куль­туралар, 1200 гектарда шикәр чөгендере, 510 гектарда борчак чәчәргә планлаштыра.

Әлеге инвестор узган елны ук Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе кырларын - барлыгы 7300 гектарны арендага алып, бу җирләрнең күп өлешендә бөртек­ле культуралар үстергән, гектарыннан 20,2 центнер уңыш алган.
Райондагы башка кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә быел инвесторлар килергә тиеш. Әлегә алар белән килешүләр алып барыла, документлар әзерләнә. Безнең районда, бу сер түгел, шактый хәлсезләнгән авыл хуҗалыгы тармагын бөлгенлектән коткару сорала.
Соңгы елларда социаль өлкәдә алга китеш шактый. Республикадан җәлеп ителүче бюджет средстволары - үзенә күрә киләчәккә исәпләнгән инвестиция­ләр ярдәмендә берничә дистә объект төзелде, үзгәртеп корылды.
Быел да төзүчеләргә эш күп. Район үзәгендә һәм Ульяновкада - балалар бакчалары, Әмирдә һәм Сос­новкада - күпфункцияле үзәк, Девичья Полянада мәктәп төзелә. Чирмешәндә ял итү үзәге салыначак. Берничә мәктәптә һәм ФАПта ремонт бара, берничә яңа ФАП та төзү планга кертелгән.
- Быел язгы чәчүне үткәрү өчен безгә 600 тонна орлык кирәк була, - ди бүлекчә управляющие Ибраһим Әхмәтҗанов. - Орлык­лар үзебезнеке, 1нче класслы, "Россельхозцентр"ның район бүлегендә тикшерелгән, тиешле таләпләргә туры килә. Бу көннәрдә аларны калибрлыйбыз. Бу эштә Асия Яушева, Гөлфия Гатауллина Һәм машинист - оператор Анатолий Калашников тырышып эшлиләр. Алар инде 156 тонна бодай, 180 тонна борчак, 190 тонна арпа орлыгын калибрладылар.
Ашламага килгәндә, хөкүмәт үсемлекчелек бе­лән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән ашлама алырга субсидия дә күчергән. Бүлекчәгә дә 162 тонна селитра биргәннәр, ашлама тагын кайтарылырга тиеш. Управляющий сүзләре буенча, узган елны ягулык - майлау материаллары белән дә проблема тумаган, аны вакытында китереп торганнар, быел да бу яктан тәртип буласына ышаналар.
Узган елны районда эшләр өчен инвесторлар механикалаштырылган отряд оештырганнар иде, яңа КамАзлар, комбайннар, тракторлар, тагылма агрегатлар сатып алганнар. Алар үзләренә арендага алган җирләрдә генә түгел, башка җәмгыятьләргә дә хезмәт күрсәткәннәр, уңышны җыеп алырга булышканнар. Кышкы саклауга техниканы Керкәлегә илткән булганнар. 1 марттан, техниканы ремонтлауга механизаторларны вахта белән анда йөртәләр икән.
- Техника кырга чыгарга әзер дип була,- ди И.Әхмәтҗанов. - Быел да эшне ике сменада оештырырга планлаштырабыз. Кыр эшләре вакытында ашханәбез эшләп тора. Механизаторларга былтыр ашны кырга алып барып, икешәр тапкыр, комбайнчыларны дүртешәр тапкыр ашаттык. Хезмәт хакын ай саен биреп торалар. Премияләр дә каралган.
Миңнехановның стратегиясе, Россиядәге гади булмаган икътисади шартларга карамастан, рес­пуб­ликага инвестицияләр кертүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанга һәм җитди партнер буларак аның лидерына ышаныч күрсәтләр. Татарстанда кризиста да яңа җитештерү объектлары ачыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы инвесторлар язгы чәчү