Чирмешән районы кыен еллар кичерә. Моның сәбәпләре төрле, шуңа күрә бу турыда сөйләшүдән генә җиңеллек тумый.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле визитын шул сүзләрдән башлады.
-Вертолеттан иген кырлары матур күренә, ошады, инвесторлар һәм үзегезнең көч белән шулкадәр эш башкаруыгызга гаҗәпләндем, - диде...
Чирмешән районы кыен еллар кичерә. Моның сәбәпләре төрле, шуңа күрә бу турыда сөйләшүдән генә җиңеллек тумый.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле визитын шул сүзләрдән башлады.
-Вертолеттан иген кырлары матур күренә, ошады, инвесторлар һәм үзегезнең көч белән шулкадәр эш башкаруыгызга гаҗәпләндем, - диде ул, "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте территориясендә район һәм авыл хуҗалыгы, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашуда.-Бүген уңышны формалаштыру буенча кулдан килгәнне башкарырга кирәк. Министрның чәчүлекләрне тәрбияләү: өстәмә тукландыру, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшне көчәйтү, соңга калдырмау турында әйтүе бу.
Ул "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Чирмешән АГРО", "Татагро", "Лениногорск АГРО фирмасы", "Репродукт" чәчүлекләренә яхшы бәя бирде. Ә менә "Чирмешәнагрохезмәтләре" кырларында сыйфат һәм культура җитешмәвен, темпны көчәйтергә кирәклеген белдерде.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, язгы кыр эшләрендә конкрет һәм зур ярдәм күрсәтүләре өчен, Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде, шул ук вакытта азык культуралары җыюда кирәкле комбайннарның, чапкычларның азлыгын, җитешмәвен әйтте, бу өлкәдә һәм бөртек комбайннары алуда булышлык сорады.
Техника яңарту буенча, гомумән, соңгы елларда районда үзгәреш булмады шул. Әнә "Сөлчә" җәмгыяте рәисе Хәмзә Хәммәтов та азык җыю комбайны алырга тырыша, бу хакта министрга да мөрәҗәгать итте. Марат Гатуф улы, әгәр җәмгыять техниканың 60 процентын түли алса, аңа лимиттан тыш комбайн табарга ышандырды. "Иванов. Ю.С." хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Иванов җирләре оформить ителгән урыннардагы хуҗасыз, буш торучы биналарны документлаштыру, рәсмиләштерү кыенлыгыннан зарланды. Тик, министр ачыктан-ачык җаваплавынча, мондый хәл турында республикада башкалардан да ишетергә туры килә, әмма, әлегә, аның юридик яктан ничек чишү юлы табылмаган.
Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү ахырына якынлашып килә яки төгәлләнде дә. Шул ук вакытта кайбер басуларга кул тимәгән, техника кермәгән әле. Чиста пар җирләре дә аз түгел.
Әхмәтов шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга субсидия бирү мөмкинлеге хакында үзе сүз башлады. Аның суммасын 3 мең сумга җиткерәсе иде, диде. Әлеге субсидияне кайчан, ничек, күпме бирү турында министр Президент белән сөйләшергә җыена.
3-5 баш сыер тотучыларга бина төзүдә исә республика ярдәм күрсәтергә әзер. Ул мини-фермалар программасы буенча каралган. Дөрес, эш башлаучы, гаилә фермаларына булышлык мәсьәләсендә конкрет вәгъдә бирү кыенрак, алай да бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә нәрсәдер эшләнергә тиеш.
Сүз уңаеннан. Министр Марат Әхмәтов районда үсемлекчелектә елның уңышлы буласына өметләнүен, яңа җитәкчебез Фердинат Дәүләтшинның эшне оештыра белүен, уңай үзгәрешләр барын әйтте, тик терлекчелектә бүгенге хәлне мактамады, бу тармакта югалтуларның артык күп булуына ишарәләде, күрсәткечләрне яхшыртырга өндәде.
Нет комментариев