Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кара Чишмәдән Шәфыйковлар былтыр 30 тонна сөт сатканнар

    Кара Чишмә авылында яшәүче Роза һәм Рәсих Шәфыйковлар узган елны 30 тоннага якын сөт саткан. Гомумән, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә берничә баш сыер асраучы, сөт сатып көн күрүчеләр бик күп. -Январь аенда Түбән Кәминкә халкы - 11, карачишмәлеләр 10 тоннадан артык сөт сатканнар. Февраль ае күрсәткечләре тагын берешәр мең килограммга...

    Кара Чишмә авылында яшәүче Роза һәм Рәсих Шәфыйковлар узган елны 30 тоннага якын сөт саткан. Гомумән, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә берничә баш сыер асраучы, сөт сатып көн күрүчеләр бик күп.

    -Январь аенда Түбән Кәминкә халкы - 11, карачишмәлеләр 10 тоннадан артык сөт сатканнар. Февраль ае күрсәткечләре тагын берешәр мең килограммга арткан.
    -Безнең ике авылга шәхси хуҗалыкларда 200 дән артык сыер бар, шуны да исәпкә алырга кирәк, аларның күбесе бозаулаган, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәмил Гыйрфанов.- Соңгы вакытта гына да берничә кеше сыер сатып алып кайттылар . Әйтик, Кара Чишмәдән Роза һәм Рәсих Шәфыйковлар хуҗалыгында -12, Дамирә һәм Рамазан Борһановлар - сигез, Гөлнур һәм Наил Хәммәдиевлар алты баш сыер асрыйлар.
    Түбән Кәминкәдә Миләүшә һәм Габбас Хөснуллиннар - ун, Рәфкать һәм Сания Гарифуллиннар - алты, Рәмил һәм Айсылу Зәйнуллиннар алты баш сыер тоталар икән. Биштән артык сыер асраучыларга узган елны саву аппаратлары да тапшырганнар.
    -Рәхмәт, безгә дә былтыр ике саву аппараты бирделәр, - ди Роза Шәфыйкова.- Безнең 12 сыерның җидесе инде бозаулаган. Көн саен уртача 60 литрга якын сөт сатабыз. Мал асрауны бөтенләй җиңел дип булмый инде аны. Әйтик, узган елны азыкның бер өлешен Яңа Чишмә районыннан сатып алып кайттык. Аны үзебезнең районда, үзебезнең хуҗалыкта булдырсалар, әллә каян эзләп җәфаланмас идек, шуннан гына сатып алыр идек.
    Бу авыл җирлегендә сөтне ике шәхси эшмәкәр җыя икән. Берәүләр үз продукцияләрен Кара Чишмә егете Альберт Ситдыйковка, башкалар Иске Кадидан Тәлгать Могыйзовка тапшыралар. Сөт өчен акча вакытында түләнә. Дөрес, аның бәясе генә сөт тапшыручыларны бик канәгатьләндерми, арзанрак, диләр.
    Билгеле, күп сыер асраучылар сөтне дә күп саталар. Әйтик, шул ук Зәйнуллиннар, Хөснуллиннар көн саен уртача 70 килограмм сөт тапшыралар.
    -Авылда мал да асрамасаң, башка урыннан акча кертү мөмкинлеге юк, - Рәмил Зәйнуллин. - Январь аенда, сөт сатып, 17 мең сум акча эшләдек. Дөрес, ул айда сыерларның берничә башы буаз иде. Февральдә инде сөт сатудан 30 меңгә якын акча керергә тиеш дип исәпләп торабыз. Сыерлардан башка әле берничә баш үгез дә бар. Азыкның бер өлешен сатып алабыз, печәнне эшләп алдым.
    Сүз уңаеннан, яшь гаилә ике ел элек кенә Түбән Камадан Түбән Кәминкәгә кайтып нигезләнгән.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: