Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары кырларын карап, урак барышын контрольдә тота. Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында, лидер регион. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә ала.
"Ночка", "Зорька", "Маруся"... Күтәмәдә яшәүче Надежда һәм Николай Семайкиннар сыерларына шундый...
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары кырларын карап, урак барышын контрольдә тота. Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында, лидер регион. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә ала.
"Ночка", "Зорька", "Маруся"... Күтәмәдә яшәүче Надежда һәм Николай Семайкиннар сыерларына шундый исемнәр биргәннәр. Сүз уңаеннан, бу авылда ике гаилә өчешәр баш сыер асрый икән.
-Аларның һәрберсенең характеры да үзенчәлекле, - ди хуҗабикә. - Әйтик, "Ночка" тыныч холыклы, аны курыкмыйча сыйпарга да була, ул сөтне дә күп бирә. Ә менә "Зорька"га якын килергә куркырсың, ул көйсез.
Күтәмәдә сыер көтүе юк, шуңа да хуҗалар сыерларны чирәмлеккә чыгарып, бәйдә тотарга мәҗбүр.
-Сөтне аппарат белән савам, - ди Надежда Николаевна.- Аны безгә районнан бушлай бирделәр. Көн саен 50 литрын сөт җыючыларга тапшырам. Авылдашлар арасында да сатып алучылар бар. Июнь аенда 1 тонна 64 килограмм сөт саткан идек, 13 мең сум акча эшләдек. Июльдә сөт күбрәк булды, димәк, акчасы да саллырак булырга тиеш. Авыл җирендә яшәп, мал асрамыйча булмый инде. Ирем Николай "Күтәмә АГРОфирмасы"нда эшли. Азыкны аннан да бирәләр, үзебез дә хәстәрлибез. Бозаулар да асрыйбыз, дуңгызлар, сарыклар бар. Менә йортыбызны да мал асраудан кергән акчага төзедек дип була.
Дөрес, мал асрарга җиңел түгел. Ел дәвамында бер караңгыдан икенчесенә кадәр ялсыз эшләргә кирәк бит. Берәр кая барсаң да, "сыер бар" дип, тизрәк кайту ягын карарга. Яшь гаиләгә, күршедә генә торучы әниләре Людмила Гордеевна да булыша икән.
Надежда Самара өлкәсендә туып үскән, озак еллар шәһәрдә яшәсә дә, авылны якын күрә. "Без шәһәргә кунакка баргач та, Күтәмәне сагынып, кунмыйча кайтабыз. Авылның һавасы да башка бит аның",- ди Надежда. Ул мәктәп ашханәсендә эшли, балаларга аш әзерли. Семайкиннар өч бала үстерәләр.
Соңгы вакытта республикада авыл кешесенә ярдәм итү йөзеннән төрледән-төрле президент программалары кабул ителде. Әйтик, Семайкиннарның эшен җиңеләйткән саву аппаратларын, районда өч һәм аннан да күбрәк сыер асраган 40 шәхси хуҗалыкка тапшырганнар.
Республикада, шәхси хуҗалыкларда терлек санын киметмәү максатыннан, ярдәм итүнең башка формаларын да кертеп торалар. Мәсәлән, "Үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларны яклау" программасы кысаларында якташыбыз Илдар Исмаилов 900 мең сум грант откан, бу акчага ул 220 баш сарык алырга планлаштыра.
Авыл кешесе йортындагы терлеген саклап калуга, 2006нчы елдан бирле эшләп килүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә өстенлекле кредитлар бирелүе дә монда үз ролен уйнамый калмагандыр. Районда бу мөмкинлектән 934 гаилә файдаланган, субсидия күләме 41,5 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән 2015нче елда 345,5 мең сум.
Соңгы берничә ел рәттән, корылык аркасында, мал азыгы әзерләү белән проблемалар килеп чыккач, сыер асраучыларга ярдәм итү йөзеннән бюджеттан акча бүлеп бирә башладылар. Әллә ни зур сумма булмаса да, анысы да ярап куя.
- 2015нче елда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә таналар сатып алу һәм сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирү каралган, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. - Бүген без әлеге программада катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итәбез.
Республикада шәхси хуҗалыклар өчен генә түгел, ә зур җәмгыятьләр өчен дә программалар кабул ителгән. "Чирмешән АГРО" җәмгыяте сыер абзарларын үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау программасына кергән, әлеге һәм "Илхан" хуҗалыклары силос - сенаж траншеяларын төзү программасында да катнашачаклар.
Нет комментариев