Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән бозаулары йомшак печән ярата

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында (Иске Кади) ике КамАЗ машинасы белән сенаж базына көненә унар-уникешәр рейс вакланган үлән ташыйлар. Базны тутыру өчен 220ләп шундый машина әрҗәсе яшел азык кирәк икән. - Люцерна чабабыз. Яңартылган, ике ел элек кенә чәчелгән үлән. Шуңа да масса бик яхшы. Кыры, дөрес, бераз ташлырак, карабрак, ашыкмыйчарак...

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында (Иске Кади) ике КамАЗ машинасы белән сенаж базына көненә унар-уникешәр рейс вакланган үлән ташыйлар. Базны тутыру өчен 220ләп шундый машина әрҗәсе яшел азык кирәк икән.

- Люцерна чабабыз. Яңартылган, ике ел элек кенә чәчелгән үлән. Шуңа да масса бик яхшы. Кыры, дөрес, бераз ташлырак, карабрак, ашыкмыйчарак йөрергә туры килә. Ватылмыйча эшләсәң, базны бер атна дигәндә тутырып була инде, - ди азык комбайны механизаторы Фәнис Шәфигуллин.
Искекадилылар сенажга дигән люцернаны арыш үсентеләре белән аралаштырып сала. Вахит Йосыпов, Александр Свежухин КамАЗ- ларына тик торырга юк.
Ә авылның "Ком базы" янәшәсендәге кырда костер үләнен чабып теземнәргә салганнар. Монда покослар уртача. Кояшта бик чамалы гына, "сөйләшерлек" булып кипшенгән йомшак печәнне бозауларга дип ферма йортына коры урынга ташып куялар. Мал азыгын тракторчы Фәрхать Морадыймов төргәкләп җыя.
Әлегә "Камалов Р.Ә." КФХ сының 720 тонна сенажы, 190 тонна печәне бар. Лашмандагы "Шәйхетдинов Р.Ш." хуҗалыгында 400 тонна сенаж салганнар. "Чирмешән АГРО" - 370, "Сөлчә" 550 тонна печән хәстәрләгән. "Үтәмеш"җәмгыяте бүгенге көнгә 200 тонна сенажга, 280 тонна печәнгә ия.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы печән запасы