Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә орлыкчылык турында сөйләштеләр

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте базасында "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзаларының урып - җыю эшләренә әзерлек кысаларында зона семинары үтте. Анда якын - тирәдәге районнардан орлыкчылык белән шөгыльләнүче 15 хуҗалыкның җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашты. Зона киңәшмәсен үткәрү урыны итеп юкка гына "Чирмешән АГРО" сайланмаган. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда орлыкчылык белән...

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте базасында "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзаларының урып - җыю эшләренә әзерлек кысаларында зона семинары үтте. Анда якын - тирәдәге районнардан орлыкчылык белән шөгыльләнүче 15 хуҗалыкның җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашты.

Зона киңәшмәсен үткәрү урыны итеп юкка гына "Чирмешән АГРО" сайланмаган. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче ике хуҗалыкның берсе. Бу эшне шулай ук "Күтәмә АГРОфирмасы" да башлап җибәргән. Ике хуҗалык та "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенә керә.
-Бер ел дәвамында бу өлкәдә әллэ ни зур уңышларга ирешеп булмый, әмма нигез салынган. Максатыбыз "Чирмешән АГРО" эшчәнлегенә бәя бирү түгел, ә аларга ярдәм итү йөзеннән киңәшләребезне җиткерү, тәҗрибә уртаклашу. Өч елдан соң бу җәмгыять район хуҗалыкларын гына түгел, ә күршеләрен дә орлык белән тәэмин итәргә тиеш, - диде семинарда катнашкан ассоциациянең генераль директоры Юрий Еров.- Тиздән урып - җыю эшләре башланачак, безнең бурыч уңышны җыеп алу гына түгел, ә аны барлык таләпләргә туры китереп саклауга салу. Чәчеләчәк материал тиешле дәрәҗәдә эшкәртелергә, чистартылырга тиеш. Шуңа да бүген төп максат - орлыкларны саклау өчен складларны әзерләү һәм машинистларны барлап, җиһазларны тикшереп кую.
"Чирмешән АГРО" җәмгыятенең ындыр табагында җиде склад яңа уңышны кабул итәргә әзер дә. Машиналар, җиһазлар ремонланган, әзер. Җәмгыятьнең баш агрономы Рәдиф Халиков, хуҗалыкның якындагы өч елда орлык яңарту планы белән таныштырды. Массакүләм репродукцияле орлык акрынлап элиталыга алмаштырылырга тиеш икән.
-Районда орлыкны яхшырту буенча актив эш алып барабыз, - ди "Россельхозцентр" учреждениясенең район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. - Ассоциациягә кергән хуҗалыклар гына түгел, башкалар да орлыкларын яңартырга тырышалар. Әйтик, "Сөлчә" былтыр һәм быел да элиталы орлыклар чәчте, кайбер фермер хуҗалыклар да симәнәләрен алмаштырдылар, яңарттылар. Киләсе елларда орлыкны үзебезнең "Чирмешән АГРО" һәм "Күтәмә АГРОфирмасы"нан сатып алу мөмкинлеге булачак.
Семинарда катнашучылар җәмгыятьнең кырларын да карап чыктылар, мактарга иртәрәк булса да, чәчүлекләр өметсез түгел, уңышка нигез салынган дип билгеләделәр киңәшмәдә катнашучылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы Орлыклар